Ике ил башлыгы телефоннан шул хакта сүз куешкан.
Россия Президенты Владимир Путин октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитында Бразилия Президенты Луис Инасиу Лула да Сильва белән очрашачак. Бу хакта, ике ил башлыгының телефон аша сөйләшү йомгаклары буенча, Кремльнең пресс-релизында әйтелгән.
Әңгәмә барышында президентлар, алга таба ике яклы элемтәләр графигына тукталып, БРИКС саммитында очрашырга сүз куешкан.
Исегезгә төшерәбез: 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында БРИКСка керүче илләрнең уналтынчы саммитты узачак. Казан мэры Ильсур Метшин әйтүенчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәргә әзер. 20дән артыграк ил саммитта катнашачагын раслаган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез