Россия Президенты Владимир Путин дәүләт визиты белән Астанага килгән. Биредә аның 2 көн булачагы күздә тотыла, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Владимир Путин сәфәре барышында Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Ике ил лидеры төрле өлкәләрдә, шул исәптән Казахстанның Күмәк иминлек турында килешү оешмасында (ОДКБ) рәислек итүеннән, Россиянең – БДБ һәм БРИКСта рәислек итүеннән чыгып, төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләр буенча фикер алышачак.
Иртәгә Россия дәүләте башлыгы ОДКБның Күмәк иминлек советы сессиясендә катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез