Президент Владимир Путин бу җәһәттән законга кул куйган. Аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, законны гамәлгә ашыру лудоманияне (уеннарга бәйлелекне) кисәтүгә ярдәм итәчәк.
Документ нигезендә, букмекерлык контораларында, тотализатор, казино (шул исәптән онлайн-казино) һәм уен автоматлары залларында комарлы уеннардан баш тартырга мөмкин булачак.
Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Күп функцияле үзәккә барып гариза тапшырырга кирәк. Шуннан соң уеннардан баш тарткан кеше кимендә 12 айга махсус исемлеккә кертелә. Шушы вакыт узганчы, тыюны алып булмаячак.Уеннарны оештыручыларга мондый кешеләргә уйнау мөмкинлеге бирү генә түгел, хәтта реклама юллау да тыела.
Шулай ук алар үзләренең сайтларында һәм ставкаларны кабул итү пунктларында, уеннар сайтларында мондый гаризаны тапшыру тәртибе турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш. Закон 2026 е лның 1 сентябреннән үз көченә керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез