Владимир Путин Курск өлкәсенә яңа җитәкче билгеләгән

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Александр Хинштейнны Курск өлкәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел сентябрь аеннан (моңа кадәр – майдан губернатор вазыйфаларын башкарган) төбәккә җитәкчелек иткән Алексей Смирнов вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителгән.

Владимир Путин Александр Хинштейн белән очрашу вакытында аның 2016 елдан 2018 елга кадәр Росгвардия директоры киңәшчесе булып эшләгәнлеген искәрткән. Дәүләт башлыгы фикеренчә, элекке парламентчыга бу тәҗрибәсе яңа вазыйфасында бик ярап куячак.
“Хәзер анда – Курск өлкәсендә кризислы шартларда идарә итү таләп ителә”, – дип билгеләп үткән Президент.
Путин аңлатып үткәнчә, Курск территориясендә, азат ителүенә карап, икътисадын һәм инфраструктурасын торгызу өчен күпне эшләргә туры киләчәк. “Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итүне оештырырга. Хәзерге вакытта һәм якындагы киләчәктә алар моңа бик мохтаҗ”, – дигән дәүләт башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре