Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисен Казанга чакырган

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип көтә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Владивостокта Көнчыгыш икътисади форум вакытында Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Хань Чжэнга аерым очрашу оештырырга тәкъдим итте.

«Без БРИКС саммитында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәндене көтәбез. Бу эш барышында ике яклы эшлекле очрашу да уздырырга тәкъдим итәм», - дип белдергән Владимир Путин.

Искәртеп үтәбез, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Татарстан башкаласында узачак халыкара чарага 36 дәүләт башлыгы чакырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре