Эшлекле очрашу Миграция мәсьәләләре буенча подразделениеләр көне алдыннан оештырылган. Россиядә ул 11 сентябрьдә билгеләп үтелә. Кикоть әйтүенчә, Россия законнарын бозган 197 мең чит ил кешесенә илгә юлны япканнар. Президент, үз чиратында, миграция хезмәтенә Хөкүмәткә мигрантларны безнең илдә яшәү һәм эшләүгә әзерләү эшен башлап җибәрүне тәкъдим итәргә кушкан. Ул шулай ук әңгәмә барышында миграция хезмәтләреннән, иң элек патентлар бирүдән бюджет керемнәренең 30 процентка артуын билгеләп үткән. Россиядә эшләү өчен чит ил кешеләрен максатчан җыюның яңа системасы мигрантларның үзләренең үк законлы хокукларын яклауны тәэмин итәчәк, дип басым ясап әйткән Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез