Владимир Путин: «Озакламый кышы да җитәр шикелле»

Россия Президенты Владимир Путин илнең шактый ук зур территориясендә җәйнең салкынча килүен күздә тотып, Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә барышында, кыш та озакламый җитәр шикелле, дип шаярткан. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Хәзер менә кыш турында сөйләштек, әле аңа озак кебек, ләкин, һава торышына караганда, кыш та озакламый җитәр шикелле”, – дип белдергән дәүләт башлыгы.
Дәүләт башлыгы финанс министрының беренче урынбасары Ирина Окладниковага мөрәҗәгать итеп, төньякка кирәкле барлык әйберләр китерүне оештыруда бер генә көнне дә кулдан ычкындырырга ярамавын әйткән.
“Бүген һава торышы болай, иртәгә – тегеләй. Бездә әле җәй башланмаган да кебек, шуннан соң карыйсың – җәе дә башланыр, эссесе дә булыр, ә аннан инде – тагын суыклар башланыр”, – дип аңлатып үткән Путин.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, 1 июль Мәскәүдә 1962 елдан бирле иң суыгы булган. ВДНХда урнашкан метеостанциядә һава температурасы нибары +14,3 градус күрсәткән.
Шулай ук Татарстанда да салкынча һава урнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре