Россия Президенты Владимир Путин “Сбербанк” идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашкан. Очрашу барышында кредит оешмасы башлыгы кредит алучылар санының усүе турында сөйләгән. Дәүләт башлыгы, Үзәк банкның төп ставканы 19 процентка җиткерүенә карамастан, кредит хезмәтләренә ихтыяҗның артуына гаҗәпләнгән.
“Банк хезмәтләренә, кредит хезмәтләренә ихтыяҗның артуын күрәбез. Гомумән, ел йомгаклары буенча кредит алучыларның узган елдагыдан артыграк булачагын күздә тотабыз”, – дигән Греф. Владимир Путин моңа гаҗәпсенгән. “Төп ставканың шуның кадәр зур булуына да карамастанмы?” – дип сораган Президент.
Герман Греф әйтүенчә, беренче яртыеллыкта “Сбербанк” биргән кредит күләме узган елдагыдан 6 процентка артып, 11 триллион сум тирәсе тәшкил иткән. “Быел ипотека алучылар азрак булыр дип уйлаган идек, әмма беренче яртыеллыкта бөтенләй башка хәл күзәтелде”, – дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: 13 сентябрьдә Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 18дән 19 процентка кадәр җиткерде. Якындагы утырышларда төп ставканың тагын да күтәрелү ихтималы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез