Илбашы сүзләренчә, солдатлар һәм офицерлар «көн саен батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр, үзләрен куркыныч астына куялар».
«Хөрмәтле иптәшләр! Сез, һичшиксез, Ватанга хезмәт итүнең югары үрнәге булып торасыз», – диде Путин. Президент хәрбиләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Россия Президенты гаскәрләрнең «дошман оборонасын җимереп, ышанычлы рәвештә алга баруына» ышанычын белдерде. Владимир Путин: «Украина кораллы көчләре бүлекчәләре бөтен хәрби бәрелеш сызыгы буйлап чигенә», – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез