Газетага язылу

Владимир Путин Татарстанның алты вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указга кул куйды.

Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгәннәр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.

Александр Невский ордены белән этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүләкләнде.

Ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин бүләкләнде.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТАИФның милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү идарәсе рәисе урынбасары Айрат Шиһабетдинов бүләкләнде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән Казан психиатрия хастаханәсенең (стационар) интенсив күзәтү белән баш табибы Рөстәм Хәмитов бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» дигән мактаулы исем КФУның медицина-санитария часте баш табибы Ринат Шиһабетдиновка бирелде. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү идарәсе башлыгы Дмитрий Фроловка «Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме бирелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре