Владимир Путин “Тимер”ле 57нче полкка гвардия дәрәҗәсе биргән

Россия Президенты Владимир Путин 57нче мотоукчылар полкына (Татарстанның “Тимер” батальоны – шуның составында) мактаулы “гвардия” дәрәҗәсен биргән.

Хокукый актлар рәсми порталында бу җәһәттән указ басылып чыккан, дип яза “Татар-информ”.

Документта билгеләп үтелгәнчә, кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә полкның хәрби хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән массакүләм геройлык һәм батырлык, ныклык һәм фидакарьлек өчен шундый карар кабул ителгән. Указга кул куелган мизгелдән полк 57нче гвардия мотоукчылар полкы дип атала.

Полкка, “Тимер” батальоныннан тыш, Башкортстанның Россия Герое Александр Доставалов исемендәге батальоны һәм Мәскәүнең беренче батальоны кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре