Владимир Путин урманнарга сакчыл карарга кирәклеген искәртте

Россия Президенты Владимир Путин «Яңа заман өчен көчле идеяләр» стратегик инициативалар агентлыгы форумының пленар утырышы барышында авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләренә, шулай ук муниципалитетлар һәм Федерация субъектлары башлыкларына мөрәҗәгать итте һәм урман ресурсларына сакчыл карарга чакырды. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Ул ассызыклаганча, илгә мирас итеп бирелгән урманнар гаять зур кыйммәткә ия. Аларны икенчел дәрәҗәле әһәмияттәге бурычлар өчен юк итәргә ярамый, диде ул.

Дәүләт башлыгы җиргә ихтыяҗ арту шартларында мондый табигый территорияләрне саклау аеруча мөһим, дип билгеләп үтте. Ул җир төзелешенә җаваплы карарга кирәклеген искәртте.

Урманнарны саклау «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Соңгы елларда республика әйләнә-тирә мохитне саклауда зур уңышларга иреште. Татарстан Идел буе федераль округында табигатьне саклау эшчәнлеге буенча лидер булды.

«Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Эш безнең яшәү тирәлегеннән башланырга тиеш. Без иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын төзекләндерүгә зур акчалар юнәлтәбез. Ләкин чиста һава, яхшы су булмаса, берни дә барып чыкмаячак», — диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре