Бөтенроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов Владимир Путинның киләсе Президент сайлавында катнашуына карата фикерен белдерде.
“Мин үземне Илбашыбыз Владимир Путин командасы әгъзасы дип саныйм. Шуңа күрә аның Россия Президенты сайлавында катнашуын тулысынча хуплыйм. Президентыбыз хәзерге кебек тарихи чорда илебез, күпмилләтле халкыбыз язмышы өчен җаваплылык алудан курыкмавын тагын бер кат раслады”, – диде Ринат Фазылов.
Ринат Фазылов әйтүенчә, Ватаныбызның киләчәге өчен борчылган һәркем Владимир Путинның Россия Президенты сайлавында катнашуы турында игълан итүен зур сабырсызлык белән көтте. “Владимир Путин дөнья күләмендә үз иле, үз халкы турында уйлаучы көчле лидерларның берсе. Аңа һичшиксез ышаналар һәм теләктәшлек күрсәтәләр. Бу яңалыкны барыбыз да сөенеп кабул иттек”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез