Россия Хөкүмәте бензин бәясе тирәсендәге хәлләрне күзәтеп бара. Президент Владимир Путин Көнчыгыш икътисадый форумында ясаган чыгышында шулай дип белдергән.
“Хөкүмәт бу мәсьәлә буенча эшли”, – дигән Россия башлыгы, журналистның бу җәһәттән соравына җавап биреп.
Моңа кадәр Путин үзенең чыгышында сумны, кирәкле валюта, дип бәяләп, аның курсына бәйле гаять катлаулы проблемаларны күрмәвен белдергән. Шул ук вакытта Президент Россиянең алтын-валюта запасын тартып алу, шулай ук илебезнең бизнесы акчасын талау буенча Көнбатыш илләренең җинаятьчел гамәлләрен билгеләп үткән. Путин әйтүенчә, күп кенә дәүләтләр, Америка долларына ышанычын югалтып, акчаларын АКШта саклау-сакламау мәсьәләсендә уйга калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез