2026 елда Россиядә ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновскийның 80 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар оештырылачак. Чаралар уздыру турында Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
«2026 елда В.В.Жириновскийның 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уздырырга», – диелә хокукый актлар сайтында чыккан документта.
Указ нигезендә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин чаралар әзерләү буенча оештыру комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. Шулай ук оештыру комитетына ЛДПРның гамәлдәге лидеры Леонид Слуцкий, ЛДПР үзәк аппаратының Владимир Жириновский мирасын саклау буенча төркеме җитәкчесе Александр Боцан-Харченко һәм тагын 32 кеше керә.
Жириновскийның сәясәттәге дебюты 1988 елның маенда була. Ул «Демократик Союз» (лидеры – Валерия Новодворская) гамәлгә кую съезды эшендә катнаша. Сәясәтче съездда чыгыш ясый һәм Үзәк координацион совет составына сайлана. Соңрак Жириновский бу партиядән чыга һәм Владимир Богачев белән бергә Советлар Союзы либераль-демократик партиясенә нигез сала. Партиянең атамасы 1992 елда Россия либераль-демократик партиясенә үзгәртелә.
 Сәясәтче 2022 елның 6 апрелендә дөньядан китте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез