Вокзалда бер кызны, урлап, үтергән һәм тураклаган ир-атны хастаханәгә озатканнар

Ул барлыгы ике кызны урлаган, берсен үз өендә 13 елдан артыграк бикләп тоткан.

Чиләбедә 52 яшьлек ир-атны мәҗбүри дәвалануга озатканнар. Ул кеше үтерүдә, урлау, көчләүдә гаепле дип танылган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, ир-ат 2008 елның гыйнварында Чиләбе автовокзалында бер кыз белән танышкан һәм аны эзәрлекли башлаган. Үзенә кунакка чакырган. 2009 елга кадәр аны кыйнап һәм көчләп, беркая чыгармыйча, үз йортында бикләп тоткан. Бер җәнҗал вакытында корбанын кыйнап үтергән, шуннан соң, мәетне тураклап, кисәкләрен өендә яшереп куйган.

Шулай ук 2009 елда аның тагын бер кызны урлавы билгеләнгән. Бу юлы корбанын 13 елдан артыграк вакыт дәвамында бикләп тоткан. Монысын да көчләгән, кыйнаган, өеннән беркая чыгармаган. Мескен хатын-кыз узган елның 30 июлендә, вәхшинең хастаханәгә эләгүеннән файдаланып, качып котылган.

Психиатрия экспертизасы вәхшинең психик авыру икәнлеген, үз гамәлләренә җавап бирә алмавын ачыклаган. Шуңа күрә ул мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре