Волонтерлар Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Лаеш районында хәрбиләрнең каберләрен тәртипкә китергән

Лаеш районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан хәрбиләрнең 15 каберен чистарту-төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән истәлекле урыннарны волонтерлар һәм районда яшәүчеләр тәртипкә салган.

Алар зиратны җыештырган, чүп-чарны чыгарган, чардуганнарны буяган. Акциядә катнашучылар тырышлыгы белән хәрбиләрнең кабер ташлары ялтырап калган, гомумән, зират күркәмләнгән, чистарган.
Бу изге эш, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә, балыкчылар, “Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Яшь гвардия” активистлары катнашында башкарылган. Аларның уртак тырышлыгы солдат батырлыгы истәлегенең, элеккечә үк, төрле буыннарны берләштерүен күрсәткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре