Казанда Вознесение трактының түләүле өлеше буенча хәрәкәт итү бәясе, автомобиль категориясенә карап, 176 сумнан 567 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә "Татар-Информ".
Түләүле юлдан йөрү хакы транспорт чарасының категориясенә бәйле:
– Биеклеге 2 метрдан да артмаган, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 176 сум.
– Биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр тәшкил иткән, ике һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 265 сум.
– Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, ике күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп – 353 сум.
– Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән, өч һәм аннан да күбрәк күчәрле транспорт чараларына, прицеплы транспорт чараларын да кертеп (күбесенчә ерак араларга авыр йөк ташучы фуралар) – 562 сум.
Документлардан күренгәнчә, юлның әлеге өлеше 2048 елның 15 декабренә кадәр түләүле булачак. Аның озынлыгы – 7,6 чакрым, хәрәкәт итү полосаларының киңлеге – 3,75 метр.
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вознесение трактының икенче өлешен бу елның декабрь уртасыннан да соңга калмыйча ачарга кушты. Вознесение трактының беренче өлеше былтыр ачылды, аннан хәрәкәт итү бушлай.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез