«ВТ» ачыклык кертә. Иминиятләштерүнең сез белергә тиешле 5 төре

1. Хезмәт урынын югалаткан очракны иминиятләштерү

Иминият премиясе эштән мәҗбүри китәргә кирәк булганда (мәсәлән, штат
кыскартылса яки компания юкка чыгарылса) түләнә. Аның суммасы эшсез торган
көннәргә пропрорциональ рәвештә исәпләнә, ләкин килешүдә күрсәтелгән сроктан
артып китә алмый.

2. Йорт хайванын иминиятләштерү
Полиска гадәттә түбәндәгеләр кертелә: ветеринар консультациясе, милекне бозган
өчен граждан җаваплылыгы һәм йорт хайванының кешеләргә зыян китерүе.

3. Уңышны иминиятләштерү
Фермерлар уңышны төрле табигый бәла-казалардан, авырулардан, зыян
китерүчеләрдән, һәлак булудан иминиятләштерә ала.

4. Талпан тешләвеннән иминиятләштерү
Бу очракта медицина ярдәме алырга һәм лабораториядә тикшеренү узарга мөмкин.
Яки акчалата компенсация түләнә.

5. Чит илгә чыга алмыйча калган очракны иминиятләштерү

Әгәр чит илдә ял итү барып чыкмаса яки срогы кыскарса, туристның чыгымнары
компенсацияләнә. Сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин: виза бирмәсәләр,
документлар югалса, турист авырып китсә, хастаханәгә эләгү сәбәпле иртәрәк кайтса.

https://vatantat.ru/2022/11/98172/

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре