• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

"ВТ" лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне белән котлады

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, "Ватаным Татарстан" үзенең лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен редакциягә чакырып кунак итте. 

Кайнар бәлешле чәй өстәле янында төрле елларда редакциябездә эшләп киткән олпат шәхесләребез рәхәтләнеп әңгәмә корып, истәлекләрен барлап утырдылар, шаярышып-көлешеп тә алдылар. Журналист лаеклы ялда булса да журналистлыгыннан туктамый: алар хәзерге вакытта эшләүче хезмәткәрләребезгә киңәшләрен биреп, темалар тәкъдим итеп киттеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре