"Ватаным Татарстан" газетасы беренче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча "Шифалы су-Ижминводы" шифаханәсенә ике кешелек юллама уйнаткан иде. Аны Мөслим районының Дусай авылыннан элеккеге хат ташучы Гөлнира Зиазова отты. Бүген Зиазовлар гаиләсе юлламаны алу өчен, 170 чакрым үтеп, шифаханәгә килде.
– Менә ничек туры килгән бит! Озак еллар буе хат ташучы булып эшләгән, газетаны башкаларга тараткан кеше буларак, әлеге бүләкне отуыгыз символик мәгьнәгә ия. Тормыш иптәшегез белән сәламәтлегегезне ныгытып, матур итеп ял итегез, – диде газетабызның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.
Әлеге чарага Гөлнира апа ире Рәшит һәм кызы, килене белән бергәләп килгән иде. "Мондый зур бүләкне беренче тапкыр отуым. Моңа кадәр бер җиргә дә ял итәргә барган булмады. Гел эш-эш, мал-туар карыйсы бар, дидек. Бу юлы инде сыер дип торып булмас, ирем белән рәхәтләнеп ял итәрбез, Аллаһ бирса. Безне сөендергән өчен рәхмәт, – диде Гөлнира Зиазова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез