Россия вузларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы үз белгечлеге буенча эшләми. Моңа кем гаепле? Бүген хезмәт базарына нинди белгечләр кирәк? «ВТ» хәбәрчесе һөнәрләргә бәйле вазгыятьне, әти-әниләр фикерен белеште.
Оешмалар белән идарә итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгече Максим Недякин әйтүенчә, бер белгечлеккә укып, икенчесе буенча эшләүдә вуз тәмамлаучыларны гына гаепләргә ярамый.
– Җәмгыятьтә, кеше һичшиксез университетта укып чыгып, диплом алырга тиеш, дигән фикер яши. Ә бит аңа бу «катыргы»ның гомердә дә кирәк булмавы бар. Яшьләр, югары уку йортын тәмамлап, хезмәт базарын барлый башлыйлар да беркайда да кирәк булмауларын аңлыйлар, – дигән ул.
Парта арасыннан чыгучыларның карашы кая төбәлгән? Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев белдергәнчә, БДИ фәннәрен сайлау вуз имтиханнарына бәйле. Быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында табигый-фәнни юнәлештә сынау бирергә теләүчеләр арткан. Әйтик, биологияне – 20, информатиканы – 21, химияне укучыларның 14 проценттан артыгы сайлаган. Физика һәм профильле математика да калышмый.
– Без укучыларның нинди фәннәрдән имтихан тапшырулары белән хезмәт базарындагы вазгыять арасында бәйләнеш булуын сизәбез. Инженерларга ихтыяҗ арта, бу тармакта хезмәт хаклары да яхшыра бара. Соңгы вакытта IT-белгечләргә ихтыяҗ зур, – ди Анзор Музаев.
Аның әйтүенчә, вузларда һәр белгечлек буенча абитуриентлар тәкъдим итәргә тиешле имтиханнар җыелмасы бар. Элек чыгарылыш укучылары күбрәк җәмгыять белемен сайлаган. Чөнки югары уку йортларында педагогик юнәлешләргә әлеге фән кирәк иде. Хәзер кагыйдәләр яңартылган, бу исә җәмгыять белемен сайлаучыларның саны кимүенә китерергә мөмкин.
Киләчәк һөнәрләре арасында биотехнолог, молекуляр диетолог, мәгълүмати системалар архитекторы, сәнәгать робот техникасын проектлаучы, шәхси бренд-менеджер, мәгариф онлайн платформасы координаторы, балаларның психик куркынычсызлыгы буенча белгеч, уен практигы (игропрактик), ясалма интеллект буенча белгечләр бар.
Әти-әни кушканга?
Вузлар урын санаганда, әти-әниләр балаларын һөнәрле итү турында уйлана. Яшьләр киләчәк юлын үзләре сайлыймы, әллә әти-әни кушканны үтәргә җыенамы?
Казанда яшәүче Алсу Шакирова – өч бала әнисе. Кызы Азалия быел мәктәпне тәмамлый. Теләге – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керү.
– Кызыбыз 4 яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Мәктәп еллары гел укуга һәм спортка бәйле булды. Әле спорт мәктәбенә ешрак та йөргәндер. Без аның тренер булуын әллә ни хупламыйбыз. Хатын-кыз өчен бу һөнәр әйбәтме икән дип шикләнәбез. Кичкә кадәр спорт залында булырга, гел ярышларга йөрергә кирәк. Ялы да, бәйрәме дә юк. Ләкин үзенең теләге бар. Кызым ун яшеннән бирле Татарстан җыелма командасы составында тора. Россиянең спорт остасы, халыкара класслы спорт остасы исемнәрен алды. Менә шул тәҗрибәсен югалтасы килми. Тормышта үзен башка өлкәдә күз алдына китерми, – ди Алсу Шакирова.
Аның сөйләвенчә, мәктәпне тәмамлаганда барлык бала да кайсы юнәлешкә барырга кирәклеген аңлап бетерми. Кайчак әти-әниләр үзләре дә, бәлкем, безгә башка һөнәр сайларга кирәк булгандыр, дип уйлана.
– Яшьләрнең үз һөнәре буенча эшләмәвендә бернинди проблема күрмим. Югары белемле кешенең күзаллавы ук башка. Биш ел саен һөнәрне үк булмаса да, юнәлешне алыштырып торырга кирәк дип саныйм. Хәзерге яшьләрне башка буын белән чагыштырып та булмый. Заман баласы карарларны тиз кабул итә. Аларның бер эштән икенчесенә күчүе үзләрен эзләү, тиз туюга һәм бар нәрсәне дә кызурак эшләү теләгенә бәйле. Шуңа күрә эшкә мөнәсәбәте дә шулай. Укыган вакытта ук өстәмә белем алырга, заман белән бергә атларга тырышалар. Моны начар дип әйтә алмыйм, – ди Алсу.
Кайда кем кирәк?
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хезмәт базары турында да сораштык.
Республикада бүген 3 мең кеше эшсез буларак теркәлгән. Татарстан оешмалары «Россиядә эш» порталында 36 638 вакансия тәкъдим итә.
Сәнәгатьтә – 10,3 мең, төзелеш һәм ТКХ тармагында – 4,2 мең, сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, мәдәният, дәүләт хезмәте өлкәсендә – 4 мең, сату, хезмәт күрсәтү өлкәсендә – 2,7 мең, транспорт өлкәсендә 1,7 мең урын бар.
Нинди һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур? Күпме белгеч кирәк? Хезмәт хаклары ничегрәк?
– Җилем белән ябыштыручылар (клейщики) – 1709 кеше (уртача хезмәт хакы – 71 мең сум)
– Автомобиль йөртүчеләр – 1679 (уртача хезмәт хакы – 40 мең сум)
– Инженерлар – 1441 (уртача хезмәт хакы – 59 934 сум)
– Табиблар – 902 (уртача хезмәт хакы – 64 779 сум)
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез