Рөстәм Гомәров эш белән нефть районнарында йөргәндә «Сугышлы» дип язылган күрсәткеч тактасын күреп ала да туктап кала. Карале, Газинур Гафиятуллинның туган авылы бит бу!
Рөстәм – хәрби кеше, отставкадагы полковник, «кайнар нокта»ларда булып, сугышчан орден-медальләр алган егет. Монда хәтле килеп Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин авылына керми китә аламы соң ул! Сугышлыга бара бу, авылда Геройга бәйле ниләр барлыгы турында сораша. Аңа: «Клубта музее бар, бикле булса, музей директоры кәгазьгә телефон номерын язып калдырып китә», – диләр. Телефонын таба, шалтырата, музей директоры шундук килеп тә җитә. Сүз артыннан сүз чыгып: «Газинур абыйның хатыны Гыйльмурый әби дә исән бит әле», – дип әйтеп куя. Ә ул шундук миңа шалтыратты. Оятыма, Геройның хатыны, улы Әнвәрнең бүгенге көндә исән-сау булуларын, Бөгелмәдә яшәүләрен белми идем. Хәер, мин генә түгел, язучыларның, журналистларның шактые да бу хакта берни белми булып чыкты һәм, мин әйткәч, гаҗәпләнеп, башларын гына чайкадылар.
Гыйльмурый әби янына берничә тапкыр бардык без, Геройның улы Әнвәр, кызы Римма белән хәбәрләшеп-күрешеп яши башладык. Инде менә быел, салкын кышларга кергәнче дип, тагын юлга чыктык. Кызганычка, Римма ханым бераз сырхаулап тора иде, көн саен бүлнис юлларын таптый. Шуңа күрә аны борчымаска булдык. Бөгелмәгә килеп җиткәч, без Әнвәр абый яшәгән йортны таба алмый алҗыдык. «Адресым яңа, таба алырсыз микән?» – дип үзе дә шикләнгән иде ул. Машина навигаторы аның адресын күрсәтә алмады. Йорт номеры гына түгел, Әнвәр абый әйткән Миңнекәев урамы да юк булып чыкты.
Бөгелмә башкарма комитетына шалтыраттым, кабул итү бүлмәсендәге кыз: «Бездә андый урам юк, сезгә ялгыш мәгълүмат биргәннәр», – диде. Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның улы Әнвәр абыйның кайда яшәгәнен белмисезме?» – дип әйтеп карыйм. «Юк», – диләр. Бер уйлаганда, албүлмәдә утырган кызны гаеплисе дә килми, ә икенче яктан, тиңсез батырлык күрсәткән кешенең гаиләсен, нәселен барлап торырга тиешләр кебек иде. Дошман пулеметын күкрәге белән каплаган геройлар илдә күп түгел бит ул.
Ярый әле безне Римма ханымның ире Мөдәррис коткарды. Әнвәр абый яшәгән йортка алып барды. Геройның улы хәзер кече кызы Альбина гаиләсендә яши икән. Үзенә матур гына аерым бер бүлмә биргәннәр. Шунда рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Моннан шактый еллар элек Әнвәр абый «Иркеннефть» идарәсе нефтьчеләре белән әтисе күмелгән туганнар каберлегенә барган. Газинур Гафиятуллин истәлегенә каберлеккә мәрмәр плитә куеп кайтканнар. Сәфәр вакытында төшкән фоторәсемнәрне карап утырганда, Әнвәр абый әтисе күкрәге белән каплаган амбразураның сурәтен күрсәтте. Бу «үлем авызы» тетрәндерде мине. Газинурның күкрәгендә 24 пуля тишеге санаганнар.
Яшәү белән үлем арасын йөгереп үтеп, дошман пулеметына күкрәге белән каплану өчен каян көч-гайрәт тапкан икән Газинур?! Батырлыкка бару юлы нинди? Бөгелмәдән кайтканнан бирле шулар турында уйланам. Аның һәлак булуы турында ишеткәч, әтисе Гафиятулла абзый: «Бөтен эшкә, кая, үзем, дип тотынды ул, малайны безбашкалык харап итте», – дигәнрәк сүзләр әйткән, диләр. Бу сүзләре белән «малай юкка әрәм булды» дип әйтергә теләмәгәндер Гафиятулла абзый. Үзенчә, авылча гади генә итеп батырлыкка баруның сәбәбен аңлатырга теләгәндер. Моннан берничә ел элек сөйләшеп утырганда Газинур абыйның хатыны Гыйльмурый әби дә: «Сугыштан хат та язмады ул», – дип үпкәсен белдергән иде. Тапкан әйтер сүз, дип гаҗәпләнгән идем мин ул чакта аның сүзенә. Хәзер шаккатмыйм. Инде сугыш беткәнгә күпме гомер вакыт узды, елыйсы – еланган, түгеләсе яшьләр түгелгән. Гыйльмурый әби әнә шулай үпкәләгәндәй итеп үзенең мәңгелек мәхәббәтен белдереп куйгандыр дип уйлыйм.
Гыйльмурый Газинурдан өч бала таба, иң кечкенәсе Әнвәр абый була. Әтисе сугышка китеп бер атна узгач туа ул. Сугыш елларында ятимнәр бик күп булгангамы, үзенең әтисез үсүенә дә игътибар итми.
Өч бала тәрбияләгән, иртәдән кичкә хәтле колхозда эшләгән Гыйльмурыйның тормышын күз алдына китерәсездер инде. Әнвәр абый аның эштән кайтып өйгә керүгә, хәлсезләнеп, агач сәкегә егылуларын бүген дә хәтерли әле. Үзенә тормышта бераз терәк булмасмы дип, Гыйльмурый Исрафил атлы Азнакай кешесенә кияүгә чыга. Ә халык арасында аның бу гамәлен «Геройга хыянәт итте» дип бәяләүчеләр дә табыла. Бәлки, халык арасында гына түгелдер дә әле. Чөнки Гыйльмурыйны хөкүмәт бүләкләренә лаек дип санамаганнар. Исрафилдан да биш бала таба ул. Үзенең сигез баласы өстенә Гыйльмурый бер туганының ятим калган ике баласын да тәрбиягә ала. Кем әйтмешли, менә булды ун бала. Шулар өстенә ул блокадалы Ленинградтан килгән ике ятим баланы да үзенә сыендыра. Әнвәр абый сөйләвенчә, Исрафил бик әйбәт кеше булып чыккан, һәр балага үз баласы итеп караган. Ленинград балалары сугыш бетеп шактый еллар узгач кына үз шәһәрләренә кайтып киткәннәр. Аларның бу гаиләдә шактый озакка тукталуы ата-ана назын тоеп яшәүгә дә бәйледер дип уйлыйм. Уйламас идем, Әнвәр абый: «Әти-әни барыбызга да бертигез карады, һәрберебезгә җаннарын бирергә әзер иделәр», – ди. («Исрафил абый» дими, «әти» ди.)
Алдарак әйткәнемчә, Гыйльмурыйга «Герой хатыны» дип артык кадер-хөрмәт күрсәтмәгәннәр, ахрысы. Әмма очрашып сөйләшеп утырганда бер генә тапкыр да зарланмады ул. «Аллага шөкер, бөтен нәрсә җитеш, балалар янымда», – дип рәхмәт укып яшәде. Балалары да «әни» дип кенә тордылар.
Ә хөкүмәт тарафыннан «онытылып тору»ны элеккеге депутат Лотфулла Шәфигуллин аклады. Гыйльмурый әбигә «Фидакарь хезмәт өчен» медале бирделәр. Әйтүләренчә, район җитәкчесе хөкүмәт бүләген аңа бик тантаналы итеп тапшырган ди. Гыйльмурый әби турында бүген авыз тутырып «Герой ана» дияргә булыр иде.
Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган кешеләр 400 тирәсе икән, 24е – татар егетләре. Шулар арасында Арча районының Шушмабаш авылы егете Кәрим Исхаков та бар булып чыкты. Безгә илгә җиңү китергән егетләребез язмышын өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Газинур Гафиятуллин күмелгән туганнар каберлегендә ике меңнән артык солдатның гәүдәсе ята. Шулар арасында татар егете Газинур бердәнбер Советлар Союзы Герое икән.
Татарларда 7 бабаңны белү һәркемгә мәҗбүри саналган. Бүген без әйтергә яраткан: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», – дигән сүзләрне әле XIX гасырда ук яшәгән Шиһабетдин Мәрҗани язып калдырган. Ни әйтәсең, алтын сүзләр! Шанлы тарихыбыз турында хәтер дә гасырлардан гасырларга күчсен, мәңгелек булсын иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!






 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез