Бар нәрсә дә үзендә булгач, авыл халкына еракка йөрергә туры килми. Эшле дә, ашлы да була белгән авылда бездә булып кайттык.
Авылда 106 йорт исәпләнсә, шуның йөзгә якынында гомер итәләр. Калганнары да иясез түгел, хуҗалары кайтып-китеп йөри. Авылда мәктәп, бакча, клуб, кибет, мәчет эшли. Яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачканнар. Мәктәбенә балалар дүрт авылдан килеп укый. Быел беренче сыйныфка 7 бала кергән. Бакчасына йөрүче сабыйлар 20 дән артык. Тик быел авылда бер бала да тумаган. Туйлар уза, кызларны кияүгә биреп торалар икән үзләре.
– Авылда тырыш кешеләр яши. Күбесендә – крестьян-фермер хуҗалыгы. Мини-ферма тотучылар да бар. Җиләк үстерәләр, кош-корт асрыйлар, ат һәм сарыклар да тоталар. Умартачылык белән шөгыльләнәләр. Халык терлек асрап көн күрә. Эш юк дип әйтеп булмый. Кемдер роллар, торт ясый, бәлешен дә тиз генә пешереп бирәләр. Читкә чыгып та эшләүчеләр бар. Күченеп кайтучылар әллә ни юк. Яңа йортлар калкып тора. Юллар әйбәт, – ди Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов.
Авылда сөт җыю пункты да эшли. Бу эшне Гыйниятуллиннар башкара. Гаилә башлыгы Ленар көн саен иртәнге сәгать 5 тә торып, сөт җыярга чыга.
– 6–7 ел элек халыктан сөт җыя башлаган идек. Аннан Теләче май заводы кабул итү пункты ачып, суыткыч куйды. Соңгы елларда сөтлебикәләр саны азайды. Кызганыч, сөт бәясе төшкән саен кеше малны бетерә. Шул ук вакытта күпләп асраучылар да юк түгел. Үзебезнең дә 30 га якын сыер бар, – ди крестьян-фермер хуҗалык җитәкчесе, өч бала атасы Ленар.
Авылда мондый мөмкинлек булуын Илүсә Фәтхуллина да уңай яктан бәяли:
– Ике сыер асрыйбыз. Бар кеше дә сепаратор аерта алмый. Эремчек-каймагын да гел сатып булмый. Шуңа күрә көн саен килеп җыйгач, бик җайлы. Тик сөтнең бәясе генә түбән, литры – 33 сум. Хакы артса, кеше терлекне күбрәк асрый башлар иде.
Кешегә нәрсә кирәген яхшы беләләр авылда. Муллахмәтовлар гаиләсе бер ел элек машина юу урыны ачкан әнә. Быел җәй көне һәркем үзе килеп юа торган итеп көйләгәннәр.
– Бу фикер – иремнеке. Балалар белән сөйләштек тә «автомойка» ачтык. Кое казыдык, газын да керттек. Күрше авыллардан да килеп, трактор, йөк машиналарын да юып китәләр. Шимбә-якшәмбе шәһәрдән кайтучылар да керми калмый. Бер машина юу 200–300 сумга төшә. Авылда яшәр өчен мөмкинлекләр бар. Әмма яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Авылдагы халыкның күбесе – өлкәннәр. Бар җирдә шундый вазгыять инде хәзер, – ди мәктәптә география укытучы Раушания Муллахмәтова.
Авылда ике катлы йортлар да ишәя бара. Алты дип санадык. Шуларның берсе – Хәмидуллиннарныкы. Искәндәр хатыны Фирүзә белән ике бала тәрбияли.
– Мин Казан дәүләт ветеринария медицина академиясен тәмамладым. Студент чакта ук күңел гел авылда булды. Инде көтү кайтадыр дип күз алдына китерә идем. Кечкенә чактан ук әтигә булышырга фермага йөрдем. Малларны ярату да шул вакыттан киләдер. Укып бетергәч, башта ферма мөдире булып эшләдем. Хәзер үзебезнең шәхси хуҗалыкта 40 баш терлек тотабыз. Шуның 20 се – сыер. Мал табибы булуымның да кирәге чыга. Тормыш иптәшем укытучы булып эшли. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Әти-әни белән яшәүнең уңай яклары күп. Каядыр барырга туры килсә, йортка күз-колак булырга кеше бар. Авылда да рәхәт яшәргә була, – ди 34 яшьлек Искәндәр.
СВОга Олы Мишәдән алты егет киткән булса, дүртесе генә исән-сау. Авыл халкы гуманитар ярдәмен оештырып тора. Клубта челтәрен үрәләр, шәмнәрен ясыйлар. Махсус хәрби операциядә беренче көннән үк катнашучы Равил Шакиров гаиләсенең дә хәлен белештек.
– Ирем өлешчә мобилизацияләнеп китте. Басуда кукуруз урган вакыты иде. Шуннан чакыртып алдылар. Башта 11 көн буе элемтә булмады. Бик авыр кичердек. Шуннан бирле «мин исән» дип хәбәр бирергә тырыша. Августта ялга да кайтып китте әле. Үзем дә гуманитар ярдәм илтеп торам. Ирем кайткач та, аны Ростовка кадәр озатып куям. Исән-сау гына була күрсен, – ди ике бала әнисе Гөлфинә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез