Оештыручылар әлеге язмалар белән танышып чыккач, шунда барып кайткан. Әлеге йортларга ниләр кирәген үз күзләре белән күргәннәр. Югары Чаллы интернатына – 50 мең сум акча, Норлатныкына 1 миллион сумга җиһазлар алыр өчен сертификат бирделәр. Гөлгенә Шиһапова да бәйгедә җиңү яулады.
– Бәйге хакында ишеткәч, иң элек берәр ятимнәр йортын сөендер идең, дип уйладың. Язмама игътибар биреп, Норлат балалар йортын сайлап алганнары өчен оештыручыларга һәм изге күңелле кешеләргә рәхмәт. Каләмең ярдәмендә башкаларны сөендерә алу зур бәхет, – ди Гөлгенә Шиһапова
Сүз уңаеннан, бу бәйгегә язмышлары бәян ителгән барлык социаль йортлар да чакырылган иде. Аларның берсе дә буш кайтып китмәде. Барысына да иганәчеләр ярдәм күрсәтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез