Камчаткадагы көчле җир тетрәү 500 елдан артык йоклаган Крашенинников вулканын уяткан. Атаклы Ключевская Сопка да яңадан уянган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
"РГ" Ключевская вулканология станциясенә шалтыраткан, вулканолог Юрий Демянчук түбәндәгеләрне сөйләгән:
– Көтмәгәндә 500 елдан артык йоклаган Крашенинников вулканы атыла башлады. Ключевская вулканында кратердан лава фонтанлаштыру бара, кызган лавадан бомбалар кратер кырыеннан дүрт йөз метрга кадәр очалар.
Вулкан үзе күренми, мин вулканда торган видеокамера мәгълүматлары буенча әйтәм. Ключевская вулканыннан эретелгән лава агымы көньяк-көнбатышка ага, аның юлында Богданович бозлыгы. Бозлык лавадан 2013 елда һәм 2023 елда эрегән. Пычрак ташкын Петропавловск-Камчатский - Усть-Камчатск федераль трассасын юарга мөмкин. Мондый хәл өч ел элек булды, ул вакытта юлны берничә тәүлеккә яптылар. Ә Крашенинников вулканы үзен ничек тотачагын беркем дә белми, чөнки вулканологларның бу вулканның атылуын күзәтү тарихы юк. Ул берничә йөз ел йоклады.
50 елдан артык Камчаткада яшәүче белгеч, үз гомерендә мондый көчле җир тетрәүләрне күрмәве турында да әйткән.
https://vatantat.ru/2025/07/177312/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез