Вузларда бюджет бүлегенә керүчеләр билгеле булды: яшьләр нинди һөнәрләрне сайлый?

Бәхетлеләр. Вузларда кемнең бюджет бүлегендә укыйсы билгеле булды. Ә менә түләүле бүлекләргә документлар кабул итү август ахырына кадәр дәвам итә. Яшьләр кайсы һөнәрне өстен күрә, нинди юнәлешләргә игътибар арткан? Абитуриентларның өметләре акланганмы? Без югары уку йортларындагы вазгыятьне белештек, студент булу бәхетен татыганнарның сөенечен уртаклаштык.

«Китмибез»

Мөслим гимназиясен тәмамлаган Нәргизә Авзалованың хыялы чынга ашкан. Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетына укырга кергән ул. Мәктәптә «бишле» билгеләренә генә укуы юкка булмаган. Кызыл аттестат өчен ун бал өстәгәннәр. Химиядән имтиханны 100 баллга тапшырса, биологиядән – 88, рус теленнән 78 балл җыйган Нәргизә.

– Документларны илнең биш шәһәрендәге вузларга тапшырган идем. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург та бар. Тик башкаладан ерак китәсем килмәде. Үзебездә дә рәхәт бит. Үзегез беләсез, бюджет бүлегенә укырга керү җиңел түгел. Ни өчен дигәндә, барысы да Казанга омтыла. Медицина вузында конкурслар аеруча югары. Мин максатчан юнәлешне сайладым. Көн саен исемлекләрне карап тору да зур сабырлык сорый. Укырга керүемне белгәч, ниһаять, тынычландым, – ди Нәргизә, җиңел сулап.

Балтач районының Салавыч Сәрдегәне авылы егете Рөстәм Хамматов та Татарстаннан ерак китәргә җыенмый. Дөрес, Екатеринбургка барып, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы институтында белем алырга хыялланган булган ул. Тик җае чыкмаган. Әмма бер дә үкенми: башкалада үзе теләгән белгечлек буенча белем алачак.

– Документларымны КХТИ һәм КАИдагы техник куркынычсызлык юнәлешләренә тапшырган идем. КАИда ел саен фәнни конференцияләрдә катнаштым. Шуның өчен сигез балл өстәделәр. БДИда җыйган 198 баллга кушылды. Нәтиҗәләрне көтү авыр, әлбәттә. Башта исемлектә өченче урында тордым да аннан 22 гә төштем. Шул вакытта конкурстан үтмәү куркыта башлады. Барлыгы 38 урын бар иде. Миңа да КАИ студенты булырга насыйп булды. Мәктәптә укыганда ук югары белемгә омтылдым. Аннан башка булмый. Укып бетергәч, укуымны Мәскәүдә дәвам иттерергә дә исәбем бар, – ди Рөстәм.

Биектау районының Коркачык авылында яшәүче Илүсә Минһаҗеваның улы да югары уку йорты студенты булды.

– Илхан үзенең кайсы юнәлеш буенча укыячагын 9 нчы сыйныфта ук белә иде. Башта көллияткә керәм дип йөрсә дә, укуын мәктәптә дәвам иттерергә булды. Җәмгыять белеме, тарих фәннәреннән имтихан тапшырды. Улыбыз кулына аттестат алуга, югары уку йортларын әйләнеп кайтыйк дип, Казанга чыгып киттек. Иң беренче Бөтенроссия дәүләт юстиция университетына кердек. Анда безне бик җылы каршы алдылар. «Балларыгыз әйбәт, без сезне бүген үк кабул итәбез», – диделәр. Өйгә кайтып, һәр ягын уйлаганнан соң, Илхан нәкъ шул уку йортын сайлады да. Ике көннән соң барып, килешү төзеп кайттык. Шул көнне бер тынычлансак, август башында чыккан боерыкта аның фамилиясен күргәч, тагын да рәхәтрәк булып китте. Инде улыма исән-сау укырга язсын, – ди Илүсә.

Әзерләнеп киләләр

КФУда бакалавриат һәм специалитет юнәлешләре буенча 218 мең гариза кабул иткәннәр. Шуның 189 меңен абитуриентлар Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырган.

– Бездә социаль-гуманитар программаларга бәйгеләр ел саен югары. Быел исә гаризалар саны узган елдагыдан 20–30 процентка күбрәк. Педагогик юнәлешләр буенча уртача балл шактый артты. Былтыр физика һәм математика укытучысы юнәлешенә укырга керүчеләрнең уртача баллы 200–205 булса, быел ул 220 гә җитте, – диде кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Александр Бибик. – Ел саен инженер, программистлар өчен урыннар күбрәк бирелә. Бездә укырга керү баллары да югары. Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтына гаризалар аеруча күп кабул ителде. Ике ел эл дәвамында мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде. Без инженерлык юнәлешенең абруе артуын күрәбез. Фундаменталь медицина һәм биология институтына бакалавриат, специалитет, магистратура, ординатура программаларына бирелгән гаризалар саны 13 991 гә җитте. Әлеге институтта уртача балл 215,7 тәшкил итте.

Хәзерге вакытта КФУга сынауларсыз – 25, аерым квота буенча 157 кеше кергән. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балаларын, быелдан исә Россия территориясендә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының ул-кызларын кабул иткәннәр. Андыйлар барысы – 293.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитовтан милли юнәлеш турында сорадык.

– Без ике милли юнәлешкә 51 студент кабул иттек. Шуларның бишесе –егетләр. Бюджет урыннары күбрәк быел. Булачак белгечләрне сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучыларын әзерләү юнәлешенә 24 бюджет урынына 122 гариза керде. Моннан тыш, бер егет түләп укырга теләк белдерде. Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендәге 23 бюджет урынына 183 гариза кабул иттек. Тагын өч кеше түләп белем алачак. Түләүле бүлеккә документ тапшыручыларның август ахырына кадәр вакыты бар әле. Соңгы вакытта чит төбәкләрдән килүчеләр берничә генә була иде. Быел андыйлар – 7. Алар –Чуашстан, Башкортстаннан, Киров һәм Пенза өлкәсеннән. Быел Татарстанда 30 дан артык 11 нче сыйныф укучысы татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырды. Шуларның 11 е безнең бүлеккә укырга керде. Без укырга кабул итү нәтиҗәләреннән канәгать, – диде Рамил Мирзаһитов.

Илле меңгә күбрәк

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетына (КАИ) да сөенергә сәбәп бар. Быел беренче курска 2 меңгә якын студент кабул иткәннәр. Уку йортының яңа тарихында күрелмәгән хәл бу. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаризалар 50 меңгә күбрәк. Казанда – 1600, ә вузның Әлмәт, Лениногорск, Чаллы, Чистай филиалларына 263 урын бүлеп бирелгән.

– Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика; автоматика һәм электрон приборлар төзү; радиоэлектроника; фотоника һәм цифрлы технологияләр институтларындагы инженер белгечлекләренә кызыксыну артты. Узган ел белән чагыштырганда, «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау», «Лазер техникасы һәм лазер технологияләре», «Оптотехника», «Машина төзелеше», «Биотехник системалар һәм технологияләр», «Җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы» кебек юнәлешләр шактый популярлашты, – диделәр уку йортында.

Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетында да (КХТИ) конкурс узган елдан зуррак. Уку йортының укыту эшләре проректоры Дилбәр Солтанова белдергәнчә, барлыгы 61 меңнән артык гариза кергән. Шуларның 47 меңе – бюджет бүлегенә. Алар арасында БДИда 100 балл туплаган 57 егет һәм кыз да бар. Уртача алганда, бер урынга 4 кеше дәгъва кылган. Иң зур конкурслар нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре, җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате, социология юнәлешләренә туры килә. Максатчан юнәлешкә 120 студентны кабул иткәннәр. СВОда катнашучылар һәм аларның балаларына да игътибар ике тапкыр арткан. Андыйлар быел – 118.

Казан дәүләт энергетика университетындагы хәлләрне дә белештек. Анда атом энергетикасы, электр энергетикасы, җылылык энергетикасы, электроника һәм наноэлектроника, IT профиль, шулай ук гамәли математика һәм информатикага бәйле юнәлешләргә ихтыяҗ зур булган.

– Быел абитуриентларга документларының төп нөсхәсен вузга китермәү рөхсәт ителде. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында ризалык турында документ тапшыру да җитә. Бу исә эшебезне киметте, абитуриентлар өчен дә уңайлырак булды, – диделәр безгә кабул итү комиссиясендә.

Казан дәүләт энергетика университетында кабул итү кампаниясе уңышлы үткән. Быел бюджет урыннарын да күбрәк биргәннәр. Беренче төп этапта ук абитуриентларны туплый алганнар. Узган ел бюджет урыннарына 5800 гариза килгән булса, быел 6500 гә җиткән. Бюджетка 1800 дән артык кеше кергән.

– Бездә һәр юнәлеш буенча минималь балл үсә бара. Бу инде абитуриентларның белемен генә түгел, уку йортын теләп сайлавын да күрсәтә. Чит ил студентлары да уку йортын үз итә. Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан килүчеләр күбрәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балаларына квота бирелде. Барлыгы 64 студент кабул иттек, –диделәр КДЭУда.

Сан

Быел 11 нче сыйныфны 15 060 укучы тәмамлады. Республика вузларында 23 меңнән артык бюджет урыны бар иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре