Авыл
-
Авыл
Икесенә бер авыл
Тормышны 65 тә дә үзгәртеп була. Беткән авылда яшәүче Рафис Харисов җитмешенче дистәне ваклаганда гына гаилә корган. Аңа кадәр Кызыл Йолдызда берүзе дөнья көткән. Чатыр тау итәгендә урнашкан авылда без дә кунак булып кайттык.
-
Авыл
Һава торышы: 90 еллык күзәтү
Менә, энем, синең игътибар иткәнең бар микән, бозылды бит хәзер һава торышы. Әллә ниндигә әйләнде ул, һич кенә дә аңлап бетерерлек түгел. Элек алай булмый торган иде.
-
Авыл
Бер ел икенчесен кабатламый: «ВТ» журналисты игенчеләрнең кәефен белеште
Иген кырларында комбайн гөрелтесе тынып тормаган, игенчеләр өчен үтә дә кызу һәм җаваплы чорга кердек. Күкрәп үскән игеннәр барлык районнарда да амбарларга кайта башлады. Быелгы урып-җыюның үзенчәлеге нидә? Игенчеләрнең кәефен белештек.
-
Авыл
Бакча уңышын нишләтәсез?
-
Авыл
Өзү бәласе: чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклыкмы?
Күрше алмасына кызыкма! Чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклык булып саналырга мөмкин. Зыян зур булмаган очракта штраф белән котылып була әле. Ә инде зурга китсә, җинаять җаваплылыгының тагын да кырыслануы бар. Җимешкә үрелгәндә, боларның барысын да уйла! Җиләк-җимеш фәлсәфәсе, тамак хакы, күршеләр мөнәсәбәте һәм җаваплылык турында «ВТ» хәбәрчесе белеште.
-
Авыл
Җан һәм тән дәвачылары
Тукай районының Яңа Сарайлы авылында бүген йөзләп хуҗалык исәпләнә. Кызганыч, күпләр сыерларын бетергән, кош-корт асраучылар сирәк. Гөлназ һәм Рәфыйк Гыйльфановлар кебек авылның киләчәген кайгыртып яшәүчеләре дә бар.
-
Авыл
Хезмәтенә күрә нәтиҗәсе
Зәй районы фермеры Артур Мөхәммәтҗанов «Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыгы» исеменә лаек булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә ул җиңү яулап, йөз мең сумлык грант белән бүләкләнде. «Авыр, әмма безгә артка карарга ярамый», – ди җиңүче.
-
Авыл
Моңны үзеңә табасы: клубсыз авылда тормыш бармы?
Арча районындагы Илдус авылының клубы да, мәктәп-бакчасы да, кибете дә юк. Әмма тик ятмыйлар. Әнә өч чая хатын ансамбль оештырып, күрше авылларда концерт куеп йөри. Авылдашларына да җыр-моңга сусарга ирек бирмиләр. Илдус әртистләре белән без дә очрашып сөйләштек.
-
Авыл
(Б)акча казучылар: «ВТ» журналисты бакчачылык белән көн иткән авылларда йөреп кайтты
-
Авыл
Кояш кадере
Быелгы җәй авыл халкын сыный: печән җыеп аласы көннәрдә күк капусы ачылды да куйды. Берничә көн рәттән яуган яңгырлар аркасында болын-кырларда эшләр тукталып калды. Көннәр аязса да, үләнне киптерү кыен әле, чөнки дымлылык зур. Кышка сыйфатлы азык әзерләү өчен тырышкан халыкка һәр кояшлы көн хәзер алтынга тиң.
-
Авыл
Куркытуда... файда бар
-
Авыл
Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина: «Җиленен тартасың икән, авызына да сал»
Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина белән хәзерге вакытта хуҗалыкларда еш очрый торган авырулар турында сөйләштек.
-
Авыл
Акчасы күчә, борчуы кала: сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады
Авылда сыер, ат яки сарык, кәҗә асраучылар дәүләт ярдәмнәрен ала башлады. Узган атна ахырында документлар җыюның икенче этабын игълан иттеләр. Түләүләр тулысынча электрон форматка күчсә дә, сораулар һәм мәшәкатьләр әле дә бар. Берәүләр дәүләт ярдәменә рәхмәт укыса, икенчеләр сөт бәясе төшү аркасында, малларын күпләп киметә башлады.
-
Авыл
Сала белән кала очрашса
Иртән – зур каланың мәшәкатьле эш дөньясы, кичен – авылның тынычлыгы һәм гаилә җылысы. Шәһәргә бер адым булган авылларда яшәр өчен шартлар да башка. Әмма сала яшәсен өчен заманча йортлар һәм асфальт юллар гына җитми, аның җаны булырга тиеш. Тукай районында урнашкан Әҗмәкәй – авыл белән шәһәр очрашкан урын. Авылның төп халкы яңа күршеләре белән ничек уртак тел таба?
-
Авыл
Мансур Хисмәтуллин: «300 дән артык хуҗалыгы булган Гаделшада 12 фермер бар!»
Авылдашлары аны яратып та, үз итеп тә төрле исем белән атыйлар... Ул – «безнең бабай» да, «Әлмәндәр бабай» да, «Гаделша аксакалы» да...