Авыл
-
Авыл
30 ел сыер савучы Венера Гайнетдинова: «Рәистән бүләк алу каушатты»
Күңел белән көттем! Апас районының Коштавылында гомер итүче Венера Гайнетдинова Яңа елга сөенечле хәбәр белән кергән: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан зур бүләк алган. «Татарстанның атказанган сыер савучысы» исемен йөртүче Венера үз бәхетен авылда таба.
-
Авыл
Акмаса да тама: шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар?
Иш янына куш өстәлсә, тагын да күңеллерәк. Төрле программаларда катнашып, ярдәм ала алган авыл халкы әнә шулай ди. Хәләл көче белән абзар тутырып малын, кош-кортын асраган кешегә аның һәркайсы кадерле. Быел Татарстанда шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары каралган? Шул хакта белештек.
-
Авыл
Бәйрәм рухы: авыл да яши, халык та шат
Шәһәрдә Яңа ел утлары инде күптән кабынды. Ә менә авылларда хәлләр ничек? Алар Яңа елга әзерме? «ВТ» журналисты авыл халкы белән сөйләште.
-
Авыл
«ВТ» журналисты тырыш кешеләр яшәгән Олы Мишә авылына барып кайтты
Әллә монда барысы да эшкуар, фермер, үзмәшгульгә әйләнгәнме? Эшне үз кубызына биетә торганнар яши Олы Мишәдә. Берәүләр сөт җыя, икенчеләр машина ремонтлый, «автомойка» тота.
-
Авыл
Эш тәме
Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылындагы «Ак Барс – Питрәч» җәмгыяте республикада алдынгы урыннарда бара торган хуҗалык. Быел алар 9192 гектардан 28 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Уңдырышлылык – гектарыннан 30 центнер. Зур, заманча фермаларында 4500 мөгезле эре терлек бар, шуларның 1600 е – сыерлар.
-
Авыл
Кышкы уңыш
Соңгы елларда хуҗалыклар көнбагышны күпләп үстерә башлады. Сәбәбе – бәясенең отышлы булуы. Бөртекле культураларның хаклары 8–12 сум йөргәндә, көнбагышны өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәккә сатарга мөмкин, ди алар.
-
Авыл
Кар көткәндә: кырык көннән кар ятачак, дигән сынамышлар да үтәлми башлады
Гел бер төрле соры төсләрдән торган тоташ яңгырлы көз дә ялыктырды. Туярлык булды шул. Иртән тугызларда-уннарда да әле эңгер-меңгер кебек.
-
Авыл
«Сәнәк һәм көрәк заманы узды»
Яхшыга булсын, соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү турында күп сөйләшә башладылар.
-
Авыл
Хыялый Җәнәй: 14 йортлы авылга барып кайттык
Йомыш чыкмаса да, кайбер авылларга исеме матур булган өчен керә торган гадәтебез бар. Теләче районына баргач, Җәнәйгә дә әнә шулай сугылдык. Исеме җәннәт сүзенә якын, шуңа күрә җәлеп иткәндер, күрәсең. Баксаң, кечкенә генә авылда әллә нинди күркәм эшләр башкарылып ята икән. Хыял белән яшәүче кешеләре бизи Җәнәйне.
-
Авыл
Сыер асраучы Рәхмәтуллиннар: «Бер бетергән кеше кабат сыер алмый инде»
Берничә елдан авылда күпләп сыер тотучылар да музей экспонаты гына булып калмаса ярый инде. Актаныш районының Иске Кормаш авылында 280 кеше яши. Бөтен авылга нибары 20 ләп сыер бар.
-
Авыл
Ә менә безнең вакытта...
– Ялларда авылга кайтабыз. Әби-бабагызның челтәр-пәрдәләрен салдырып, яңаларын эләргә, бераз эшләргә кирәк, – дим балаларга. Алдан кисәтеп куймасаң, планнары чыга да тора.
-
Авыл
Бер гомер: Бәби, Яшьләр һәм Картның тормыш фәлсәфәсе
Тормышның өч баскычы. Республикада Бәби, Яшьләр һәм Карт авыллары бар. Юк, бу – аларның кушаматлары түгел, ә исемнәре. Сабыйлары туамы? Яшьләре авылда төпләнеп каламы? Ә картлары бирешмиме? Менә шуларның өчесе бергә үрелеп барганда гына яшәүнең ниндидер мәгънәсе бар кебек. «ВТ» хәбәрчесе әлеге авыллардагы вазгыятьне, яшәү фәлсәфәсен белеште.
-
Авыл
Авыл халкы кайгы һәм шатлыкта берләшә беләме?
Капкалар бикләнгән, кешеләр үз эченә йомылган авыллар кайгы җиле килгәндә берләшә аламы?
-
Авыл
Мендәре – кибетнеке, сөте – күршенеке
Бүгенге авылда хәлләр шулайрак. Шәһәрләшәбез. 60 хуҗалыклы безнең авылда, мәсәлән, 16 хуҗалык кына сыер асрый.
-
Авыл
Кич утырып чигәләр: Зирекле авылының «сөлгеләр музее» бар
365 кызыл башлы һәм 100 дән артык чиккән сөлге. Яңа Чишмә районының Зирекле авылындагы халык иҗаты һәм көнкүреше музее байлыгы бу. 100 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән Җәмисә әбинең сөлгеләр, кашагалар чигү киергесе, туку станокларына кадәр бар монда. Буыннан буынга килгән гореф-гадәтләрне хәзер яшьләргә өйрәтәләр.