хәбәрләр
-
Яңалыклар
Идәнгә төшеп киткән ризыкны ташлау дөресме? – Хәзрәт җавабы
«Идәнгә төшеп киткән ризыкны күпләр ташлый. Бу дөресме?» дигән сорауга башкаладагы «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.
-
Яңалыклар
РФ Үзәк банкы төп ставканы еллык 14% дәрәҗәсендә саклап калды
Бүген, 11 сентябрьдә, Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы еллык 14,00 % дәрәҗәсендә саклап калырга карар кылды. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүче 36 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» системасында теркәлгән
Бүгенге көнгә Татарстанда 36 680 кеше Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирергә җыена. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Сайлау ноктасы» мәгълүмати үзәгендә узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Иртәгә Казанда гаилә спорт фестивале узачак
12 сентябрьдә Казанның «УРАМ» паркында «Всей семьей на старт. Всей семьей на выборы!» гаилә спорт фестивале узачак. Чарада катнашучыларны һәм аларның әти-әниләрен «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары сәламләячәк.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан казанышларына лаеклы бәя бирелә»
Бүген Казанда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләренең XI Советы утырышы узды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул утырышта катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Ханой сәүдә һәм инвестиция бәйләнешләрен үстерү турында килеште
Татарстан һәм Вьетнам Социалистик Республикасының Ханой халык комитеты үзара аңлашу турында меморандум имзалады. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКСтагы каналында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч октябрьне 2026 елда отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады
Октябрь 2026 ел ахырына кадәр отпуск алу өчен иң отышлы ай булачак. О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университетының хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты Михаил Афанасьев РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанга БДБ илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре катнашында утырыш уза
Бүген Казанда БДБ илләренең пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләренең XI советы утырышы башланды. Чарада Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның тиешле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.
-
Яңалыклар
Андрей Кондратьев: «Сайлаучыларга барлык мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш»
«Сайлаучыларга барлык мәгълүмат ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш». «Минем тавыш» сайлаучылар форумы барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Форумда катнашучылар яңалыклар арасында югалып калмау, ялганны аера белү, мәгълүматны тикшерү турында сөйләштеләр.
-
Яңалыклар
Татарстан халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата алачак
Татарстанда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Алмир Абашев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Авылдагы стаж өчен пенсиягә өстәмәне Татарстанда кемнәр алырга хокуклы?
Татарстандагы кайбер пенсионерлар авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алу хокукына ия.
-
Яңалыклар
Роспотребнадзор талпаннар активлыгының икенче дулкыны турында кисәтте
Россиядә талпаннар активлыгының икенче дулкыны дәвам итә, алар талпан энцефалиты һәм боррелиоз кебек авыруларны йоктырырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда БРИКС төзелеш атналыгының кайчан узачагын хәбәр итте
Ноябрь аенда Татарстанда БРИКС төзелеш атналыгы узачак. Бу хакта МАКС каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Киләсе атнада Казан мәктәпләрендә көзге «Игелек атнасы» башлана
14 сентябрьдән 20сенә кадәр Казан мәктәпләрендә көзге «Игелек атнасы» уздырыла.