хәбәрләр
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе БДБ генераль прокурорлары утырышында катнашучыларны сәламләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда уза торган БДБ илләре Генераль прокурорларының Координацион Советының 36 нчы утырышында катнашучыларны сәламләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Вячеслав Володин янәдән Дәүләт Думасы Рәисе итеп сайланды
Вячеслав Володин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы спикеры итеп сайланды. Аның кандидатурасын тавыш бирүгә күпчелек депутат мандатларына ия булган «Бердәм Россия» фракциясе кертте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Пантера» танкының музейга биреләчәген хәбәр итте
Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) «Б» корпусы янында җир астыннан Икенче бөтендөнья сугышы чорына караган алманнарның «Panzerkampfwagen V «Пантера» танкы табылды һәм чыгарылды. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр иткән иде.
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары ир-аттан 10 килограммнан артык авырлыктагы шешне алып ташлаганнар
Татарстан онкологлары 10 килограммнан артык авырлыктагы сирәк очрый торган шешне алып ташлаганнар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Алмир Абашев социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
-
Яңалыклар
«Kazan Digital Week – 2026» форумында дөньяның 50гә якын иле вәкилләре теркәлгән
«Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумының рәсми сайтында бүгенге көнгә дөньяның 50гә якын иле вәкилләре теркәлгән. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов форумның оештыру комитеты утырышында белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда 7 октябрьдә хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак
Татарстанлыларны 7 октябрьдә сиреналарны планлы тикшерү турында кисәттеләр – җиһазларның төзеклеге һәм вазифаи затларның гамәлләре тикшереләчәк. Халыктан сабырлык саклауларын сорыйлар.
-
Яңалыклар
Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүне кемнәр алырга хокуклы?
Татарстанда балалы гаиләләрнең ана капиталы акчасы исәбеннән айлык акчалата түләү алу хокукы бар. Мондый ярдәм чарасы билгеле бер таләпләргә туры килгән ата-аналар өчен каралган. Түләүне кемнәр рәсмиләштерә ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Яңа чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны 13 депутат тәкъдим итәчәк
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны өч сәяси партиядән 13 депутат тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көне уңаеннан котлавын җиткерде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Донецк Халык Республикасының, Луганск Халык Республикасының, Запорожье өлкәсенең һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән берләшү көне уңаеннан котлавын җиткерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы рәсми каналында яңа төбәкләрнең Россиягә кушылу көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Уникаль осталык үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелә
1 октябрьдә Уникаль осталык үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелә. Өлкән буын шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль чыгышлар, күргәзмәләр, иҗади дәресләр, кино күрсәтү чарасы һәм чәй өстәле әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Иртәгә, ягъни 1 октябрьгә кадәр, гаилә түләвенә гариза бирергә мөмкин
Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар 2025 ел өчен еллык гаилә түләвен рәсмиләштерә ала. Гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк, дип искәрттеләр Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
«Без булдырабыз!»: Рөстәм Миңнеханов Россия җыелма командасын җиңү белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында футбол буенча Россия җыелма командасын җиңү белән котлап язды.
-
Яңалыклар
Россия җыелма командасы Казанда Иранны җиңде
Бүген Татарстан башкаласында иптәшләрчә футбол матчы узды – Россия җыелма командасы «Ак Барс Арена»да Иран җыелма командасын кабул итте.
-
Яңалыклар
Лапин Татарстан Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Александр Лапинны республика Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Тиешле указ ТР Рәисе сайтында бастырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».