Татарстан Рәисе Рөстә мМиңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь политехник университетында булды.
Университет әйдәп баручы компанияләр белән берлектә 17 тармакка махсуслашкан белем бирү бүлекчәсе булдырган. Биредә 30 меңнән артык студент көндезге бүлектә белем ала. Соңгы биш елда уку йорты 436 уйлап табуга патент алган һәм 141 стандарт эшләүдә катнашкан.
Университет җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов оештырылган экскурсия өчен рәхмәт белдергән.
Сәфәр барышында Иннополис университеты белән Шэньчжэнь политехник университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең гамәли өлешен компьютер инфраструктурасы һәм микросхемалар проектлау буенча заманча практикумнан башларга тәкъдим иткән. Шулай ук укытучылар һәм аспирантлар өчен кыска вакытлы стажировкалар оештыру, студентлар алмашу программасын башлап җибәрү тәкъдимен җиткергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез