КҮП УКЫЛГАН
-
Язмыш
8 яшендә ятим калган Регина: «Берәүгә дә сыймадым»
Гомердә булмаган хәл: ул сөйли, мин елыйм. Гадәттә, геройларың белән сөйләшкәндә, аларны үзең юатырга туры килә. Ә Регинаны тыңлаганда, күз алдыннан куркыныч күренешләр уза, ул чактагы сабый баланы кызганып, ирексездән күздән яшь ага. Ул хәзер еламый инде. Күз яшьләрен күп түккән. Бөтен үпкәләрне онытып, матур тормышына сөенеп яши.
-
Язмыш
Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.
-
Авыл
Эшсөяр
Авыл кешесенең иртәсе сәгать теле белән түгел, ә кояш чыгу һәм мал-туар тавышы белән исәпләнә. Шәһәр шау-шуыннан ерак, тыныч кына бер почмакта яшәүче гади авыл апасының һәр көне – тырышлык, сабырлык һәм йөрәк җылысы белән сугарылган яңа бит. Көне иртәнге чыклы сукмактан башланып китүче Фәния Хәйруллинаның көндәлек мәшәкатьләре, уй-хисләре һәм тормыш фәлсәфәсе турында булыр язмабыз.
-
Җәмгыять
Яшәү белән үлем арасы
Нибары 20 минут. РКБ анестезиологы-реаниматологы Гөлназ Нотфуллина белән аралашу өчен шулкадәр генә вакыт бар иде. Анысы да операция барган арада. «Каннан курыкмыйсызмы? – дип сорыйлар миңа стериль киемнәр киерткәндә. – Борчылмагыз, реаниматолог та бит әле ул, кирәге чыкса, рәткә китерер». Ишекләр ачыла, кыяр-кыймас кына операция бүлмәсенә узам...
-
МӨҺИМ
«Әтиләр көне»: бер көнлек бәйрәм белән генә әтиләргә карата булган хөрмәт үзгәрәме?
Татарстанда 2021 елдан башлап «Әтиләр көне»н бәйрәм итәбез. Шулай итеп «Ватанны саклаучылар» бәйрәменнән кала ирләргә кадер-хөрмәт арттыру өчен тагын бер көн барлыкка килде. Бәйрәмнәр аз түгел анысы. Бер көнлек бәйрәм белән генә әтиләргә карата булган ярату, хөрмәт үзгәрәме? Җәмгыятьтә әтиләрнең абруе артамы? Бу сорауларга җавап табар өчен берничә гаиләнең ишеген шакып карыйк.
-
Язмыш
102 яшьлек Миннеямал Абдуллина: «Тормыш төрлечә сынады»
102 яшеңне үз акылыңда, үз аякларыңда каршы алу бик сирәкләргә генә тәти. Бәхетнең иң зурысы шушыдыр! Азнакай районының Урманай авылында туып-үскән Миннеямал Абдуллина озак яшәүнең серен кешеләргә яхшы булуда, дип аңлата. Әңгәмә барышында моның башка серләре дә ачылды...
-
Интервью
Ансар хәзрәт Мифтахов: «Ялганчы булмас өчен, һәр ишеткәнне дә сөйләмә һәм язма»
-
Язмыш
Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциягә 13 егет киткән. Күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми. Без улларын көтүче аналарның һәм ватанпәрвәрлек хисе ят булмаган авылның хәлен белештек.
-
Яңалыклар
Танылган татар журналисты вафат булган
«Татмедиа» АҖ филиалы – «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.
-
Интервью
Илдус Габдрахманов: «Хәрәкәттә булу миңа рәхәтлек бирә»
Ул – театр өчен туган кеше. Язмышы да аңа сәхнәгә юлны үзе салып тора. «Казан егетләре»ндәге – Тукай, «Ромео һәм Джульетта»дагы – Ромео, «Илгизәр+Вера»дагы – Илгизәр, «Үлеп яратты»дагы – Дәүләтов, «Бию пәрие» спектаклендәге Сәяр һәм башка бик күп рольләре аша тамашачының яраткан артистына әйләнгән Илдус Габдрахманов турында сүзебез.
-
МӨҺИМ
Әбиләр исән чакта: «ВТ» журналисты искелек калдыгы дип саналган әйберләргә бәя артуны ачыклады
Гаилә рецепты буенча коймак пешерәбез, ипи салырга өйрәнәбез. Аларны пешерергә дип мич чыгарырга да аптырап тормыйбыз. Әле берничә дистә ел элек кенә бу эшләрдән качарга, заманча тормышка күчәргә атлыгып торган буынга алмашка яңадан шул чорны яңартырга теләүчеләр килә.
-
Җәмгыять
Мансур Хөснетдинов: «Хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсам, чишмәләрне яңартыр идем, дидем»
Кайбыч районының Чүти авылында гомер итүче 89 яшьлек Мансур Хөснетдинов чишмәләрнең югалып баруына түзә алмаган. Ике кизләү ачкан, тагын икесен төзекләндергән. Дүртесен дә тәртипләп тота хәзер. Аның белән су буйларын бергәләп урап кайттык.
-
МӨҺИМ
Кем чәчсә, шул җыямы? «ВТ» журналисты хат эзеннән йөреп кайтты
Ташка баскан ышанычлы. Мал-мөлкәт турында сүз барганда бигрәк тә. Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче Самат Вәлиуллин редакциягә ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать иткәч, әнә шулай дип уйладык.
-
Җәмгыять
Яңа азот җайланмасы: төзелеш тәмамлана
СИБУР «Нефтехим»ның яңа һава бүлү җайланмасында (ВРУ) төзү-монтажлау эшләрен төгәлләп килә. Сәгатенә 32 мең м³ азот җитештерә торган яңа корылма 40 еллык тарихы булган җайланмалардан ике тапкыр куәтлерәк. Ул Татарстанда компаниянең мөһим инвестиция проектларын азот белән тотрыклы тәэмин итәчәк.
-
МӨҺИМ
Оя бүлешү: ни өчен никах килешүе төзүчеләр саны арта?
Гашыйк булдым да дөньямны оныттым түгел. Бүген гаилә коручы парларның 11 проценты никах килешүе төзи, бу – елына якынча 120–140 мең килешү дигән сүз.