Урам тулы халык. Ашау-эчү янында һәрвакыт озын чират. Җәй айларында Казан үзәге әнә шулай шаулап тора. Үзебезнең халык та күп, килгән кунаклар да җитәрлек. Үзебез читне карыйбыз, башкалар безгә тартыла. Берәүләр, мәчет күрергә килдек, дисәләр, икенчеләр, милли ризыкларыгыз тәмле, ди. «ВТ» хәбәрчесе Казан урамнарын әйләнеп кайтты.
«Чит илдә кебек хис итәбез»
Күпләр шәһәр белән танышуны Казан зоопаркыннан башлый икән. Монда олысына да, кечесенә дә кызык. Ял көннәрендә яртышар сәгать чират торасы. Күрәсе килгәч, анысына да түзәләр. Уфадан Казан күрергә килгән Миләүшә Зиазова белән Кремль яр буенда очраштык.
– Үзебезне чит илдә кебек хис итәбез. Беренче тапкыр гына килүебез түгел. Әмма ел саен Татарстан үзгәрә, матурлана. Монда килгәч, безнең йокы бөтенләй кача. Болай да ике сәгать алда булгач, без торган урынга кайтып ятканда таң аткан була инде. Ике-өч сәгать йокы белән дә йөреп була икән, – ди ул. – Пионерлар урамында тәүлеклек фатирны алдан белешеп килдек. Бер кешегә 2500 сум түлибез. Якында гына кибетләр дә бар. Әмма ял икән, ял булсын, дидек. Әзерләп ятасыбыз килми. Экскурсияләргә дә бардык. Свияжск шәһәрендә булдык. Әмма төнге Казанга җитми инде. Кичләрен шәһәрегез тагын да матурлана.
«Рухи азык алам»
Лариса Шакирова белән Кабан күле буенда таныштык. Казан күрергә дип, Саратовтан 10 кеше килгәннәр.
– Әтием татар иде минем. Кызганыч, без бер дә татар теле, милли ризыклар белән кызыксынмадык. Әти үзе дә татарча сөйләшми иде. Әбием нидер өйрәтеп маташты, әмма ул чакта кирәксенмәдем. Хәзер менә 49 яшемдә Казанга тартылам, минем татарлар белән аралашасым килә, – ди ул. – Килгәнебезгә 4 көн инде, минем әле Иске Татар бистәсеннән аерылып китә алганым юк. Җәяүләп бөтен урамнарны кат-кат урап чыктым. Әмма күңел басылмый. Бергә килгән иптәшләрем көлә дә инде миннән. Әмма күңелне берни эшләтә алмыйм. Татарлар тарихы бик кызык. Милли киемнәр дә киеп карадым, күп итеп муенсалар, алкалар алдым. Әле без Болгарга барырга җыенабыз. Андагы мәчетләрне күрәсе килә.
Лариса, шәһәр үзәгендәге кунакханәдә тукталдык, ди.
– Ялга күпме акча тотылганын төгәл әйтә алмыйм. Акчабызны кызганмыйча тотабыз. Тәмле ашыйбыз. Кыстыбый, өчпочмактан туеп булмый. Шулкадәр тәмле ул. Токмачлы ашка да гашыйк булдым, – ди Лариса.
«Кол Шәриф дип килдек»
Кремль буенда да кеше күп. Кол Шәриф мәчетенә дә кеше агыла. Түбән Новгородтан килгән Алексей Ивановның үз нияте.
– Казанга инде бишенче мәртәбә килүебез. Ел башында ук сәяхәтебезне планлаштырып куябыз. Ялның бер атнасы монда уза. Кол Шәриф мәчете безнең өчен зур мәгънәгә ия. Шунда кергәч, теләкләр кабул була. Хатыным Мария белән бик озак бала алып кайта алмадык. Бармаган җир калмады, ә берни булышмады. Казанда яшәүче дусларыбыз кунакка чакыргач, безне мәчеткә алып килделәр. Башларына яулык бәйләгән кешеләр нидер укый, кулын күтәреп битен сыпыра. Алардан күреп, Мария дә теләк теләгән. Ходайдан бәби сораган, – дип сөйли Алексей.
Казаннан кайтып 10 ай узгач, аларның тупырдап торган кызлары дөньяга килә. Аңа Марьям дип исем кушалар.
– Без бик сөендек инде. Күп кенә танышлар ышанмады да. Шулай туры гына килгәндер, диделәр. Шөкер, тиздән тагын бер балабыз туачак, – ди бәхетле ир.
Кремль буенда үзе бер дөнья. Монда татар милли киемнәрен киеп фотога да төшәргә була, адым саен түбәтәй, яулыклар, алка-муенсалар сатыла. Ашап-эчеп чыгу да кайгыртылган. Халык рестораннарга чират тора. Җәяү йөрергә иренсәң, атларга, электрокарга утыртып та йөртәләр. Түләүле, әлбәттә.
Бауман үзе күрсә...
Менә кайда икән ул йокысыз тормыш! Казанның Бауман урамында алма төшәр урын да юк. Килгән кешеләрнең күңелен күреп торучылар да җитәрлек. Биюче ике егет инде ничә кич халык күңелен яулый.
Андыйлар Бауман урамында җитәрлек. Баянчы малай янында халык күп җыелган. Читтәрәк бер төркем яшьләр җыр суза. Сувенир сата торган кибетләр эшләп тора. Әзрәк музыка тавышыннан баш ял итсен дип, шул кибетләрнең берсенә кергән идек, бәяләрне күреп күзләр зурайды. Вәт, ичмасам, икегә ал, бишкә сат бу. Күрше кибеттәге 500 сумлык китапка биредә 1650 сум сорыйлар. Вьетнам базарындагы 500 сумлык түбәтәй 1600 сумга менеп кунаклаган. Әле ярый чәкчәк, бавырсак, талкыш кәләвә бәясе түзәрлек.
Мәскәүдән килгән гаиләне әнә шул тирәдә очраттык. Бер көн эчендә хәл ителгән ял булды бу, ди Людмила.
– Казанда дус кызым яши. Моннан 25 ел элек Бөгелмә егетенә кияүгә чыккан иде. Безне гел кунакка чакырып торалар. Дөрес, аларда тукталмадык. Кремль янында гына кунакханәдә урын булды. Шәһәрегез бик ошый. Көндез экскурсияләргә барабыз, кичен матурлык күзәтәбез, – ди ул.
Экскурсия дигәннән, урамның бер почмагында торган мотоцикллар игътибарны җәлеп итте. 15 минут утырып йөргән өчен 1500 сум сорыйлар. Ашаталар да, биетәләр дә, җырлаталар да, кирәк җиргә илтәләр дә. Акчаң гына җитсен!
Милли ризык бәяләре
Токмачлы аш – 300 сум.
Ат һәм сыер итеннән пилмәннең 15 данәсе – 350, 25 данәсе – 530 сум, кияү пилмәне – 500 сум.
Бәрәңге кыстыбые – 300 сум.
Итле кыстыбый – 750 сум.
Өчпочмак – 380 сум.
Сүз уңаеннан, «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез