Хабаровск краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургалны 22 елга хөкем иткәннәр

Хабаровск краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургалны 22 елга кырыс режимдагы колониягә хөкем иттеләр. Аны Евгений Зори һәм Олег Булатовны заказлы үтерүдә, шулай ук Александр Смольскийны үтерүгә һөҗүм итүдә гаепләделәр.

Шулай ук, эш материалларыннан күренгәнчә, Фургалның коммерция мәнфәгатьләренә таянып, тагын бер җирле кеше - Роман Сандалов үтерелгән. Аны үтергән өчен гаепне элекке губернаторның шәхси машина йөртүчесе дә үз өстенә алган.

Утырышта прокурор элеккеге түрә үтерүгә заказ биреп акча эшләргә тырышкан, дип белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре