Хайваннан да болай: Татарстанда бер төркем яшь-җилкенчәк өлкән яшьтәге сак хезмәткәрен кыйнаган

Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркында бер төркем яшь-җилкенчәк өлкән яшьтәге сак хезмәткәрен рәхимсез төстә кыйнаган. Бу хакта “KazanFirst” Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

17 июньдә парк территориясендә яшьләр (5 кеше) кәеф-сафа корып утырган. Шәхси сак предприятиесе хезмәткәре боларга кисәтү ясаган. Шунда бер егет 1947 елда туган сак хезмәткәренең битенә һәм гәүдәсенә берничә тапкыр суккан. Хезмәткәр, умрау сөяге сынып, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә озатылган, диелгән хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре бу эшне тикшерә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шул тәртипсезләр арасында 16 яшьлек үсмер кыз да булган. Аның кем икәнлеге төгәл мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре