Йолдыз Җәләева (Арча):
– Мин һаман да солдатларга гуманитар ярдәм җыям, челтәрләр сата торган кибетемне алып барам. Әлеге вакытта Питрәч районының Чыты авылында халыктан йомшак уенчык, синтепоннан тегелгән мендәр, юрганнарны җыеп, эшкәртеп, мендәрләр тегәбез. Аларның бер өлешен солдатлар үзләре белән йөртә торган булса, бер өлеше госпитальләргә озатыла. Башка волонтерларга да әйберләр алып барам, көн саен 250–300 чакрым юл узам. Әле менә күптән түгел генә керосин лампалары җыя башладык. Бу хәбәр бөтен Татарстан буенча таралды, ярдәм итүчеләр күп, халык кабаттан күтәрелде кебек. Моңа кадәр битараф булган авылларның да клуб ишекләре ачылды, хәзер аларда да челтәрләр үрәләр, токмачлар кисәләр, ашлар әзерлиләр. «Без солдатларга ничек ярдәм итә алабыз?» – диючеләргә: «Токмач кисегез, шакмаклап ипи турап киптерегез», – дим. Кемдер җанын-тәнен биреп тырышса, икенче берәүләр читтән генә күзәтеп йөри. Ләкин мин шуны гына әйтәм: солдатларга ничек ярдәм итеп була, шуның кадәр булышырга кирәк. Аларга безгә караганда күпкә авыррак. Әгәр без егетләрне ташлыйбыз икән, алар сыначак, бирешәчәк.
Гөлназ Шәмсиева (Азнакай районының Уразай авылы):
– Авылда каз, үрдәк өмәләре башланды. Асраган кешеләр туганнары, дуслары белән җыелышып өмә итә дип беләм. Хәер, без эшкә иртә китәбез, кич кайтабыз. Авыл хәлләрен үзебез дә әллә ни белмибез. Ә менә үзебезне борчыган бер мәсьәлә бар. Без атлар, кәҗәләр асрыйбыз. Ел да аларга субсидия ала торган идек. Документлар тапшырылган, ветеринарлар гел килеп тора. Ләкин быел без субсидия ала алмый калдык. Терлек азыгын сатып алуны дәлилли торган документлар сорадылар. Без ризыкның күпчелеген үзебез әзерлибез. Пай җирләребез бар, хуҗалык ашлык бирә. Печәнне дә үзебез әзерлибез. Арпа һәм солыны сатып алдык. Тик алар өчен дә чек бирмәделәр, чөнки фермерда касса чегы каян булсын? Безнең ише кешеләр күп. Аннан соң, безнең авылга төлкеләр бик нык ияләште. Алардан ничек кенә сакланырга да ничек кенә биздерергә икән? Быел көзләр бик матур килде. Уңышлар да мулдан булды. Җыеп алганнарны исән-сау ашарга язсын, дибез.
Алсу Гарәфиева (Актаныш):
– Ирем – фермер, игеннәрне җыеп алгач, техникаларны карап, урнаштырып куйды. Фермада 150 ләп баш малыбыз бар. Шөкер, аларга җитәрлек азык әзерли алдык. Ашатырга булса, мал тоту бик авыр түгел. Кышка тыныч күңел белән керәбез. Үзебезгә иптәшкә сыер савучыбыз һәм терлек караучыбыз бар. Сөт күп савабыз. Ә халыкта сөт бетте, дисәң дә була, чөнки авыл картая, сыер тотучылар бармак белән генә санарлык калып бара. Күрше авылларда да шулай ук 2–3 кеше генә сөт тапшыра. Мал эшкәртергә иртәрәк әле. Көннәрнең бераз суытканын, җирләрнең туңдырганын көтәбез. Сатып алучылар көтеп тора инде, аларга рәхмәт. Тырышсаң, эшләсәң, иртән торырга иренмәсәң, яшәргә була.
Хәйдәр Гәрәев (Әтнә районының Күәм авылы):
– Зиратта өмәләр башланды, зур агачларны кисәбез. «Алан» колхозында җирләрне эшкәртеп бетереп киләләр. Әле шушы көннәрдә барыбыз да дәррәү кубарылып солдатларга гуманитар ярдәм җыйдык. Апалар, әбиләр йон оекбашлар бәйләде, керосин лампалары җыйдылар. Үзебезнең җирлектә генә дә 585 кешедән 13 кешене яу кырына озаткан идек. Шуларның дүртесе юк инде. Халыкны иң көендергәне шул инде, сеңлем. Телдә бер генә сорау: кайчан бетәр бу сугыш? «Алга китеш бар бугай, бәлки бетәр дә инде», – дип тә өметләнәбез. Ләкин тормыш дәвам итә. Халыкның концерт сезоны башланды. Районга да, Казанга да йөриләр. Үзебез дә шулай. Дөньяга бер чыгып керү кебек була инде ул. Халыкның тормыш хәле начар түгел бит хәзер.
Ләйсән Гасыймова (Саба):
– Авыл халкы бакчада эшләрне тәмамлады инде, суган, сарымсаклар утыртып, бакча эшләрен бетерде. Үрдәк, казлар эшкәртелеп, ларларга урнаштырылды. Абзарлардагы бозаулар кар яуганны, көннәр катырганны көтә. Җыеп алган кабакларны ашатып бетереп маташабыз, кабак ашаган бозауның ите аеруча тәмле була. Авылларда мал асраучы кеше кимеде инде. Мәсәлән, безнең урамда элек күп кешедә сыер бар иде, бүген берсендә дә калмады. Бозау асраучылар да бармак белән санарлык, 60 йортлы безнең урамда ике-өч гаилә асрый дип беләм. Кибеттә бар да бар, алып ашатырга кыйбат, диләр. Миңа калса, кеше ялкау хәзер, болын тулы печән, чабып алып кайт та ашат бит инде. Үзебездә, әлхәмдүлилләһ, бар да яхшы. Сабабызда 3 мәчет бар, укулар башланды. Укырга йөрүчеләр күп хәзер, шуны күреп, күңел сөенә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез