Газетага язылу

Хәләл ярминкәдә 100дән артык компания катнашачак

12-17 майда узачак “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форум кысасында үткәрелә торган “Казан хәләл маркет”та 100 дән артык компания катнашачак.

Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Гадәттәгечә, “КазанФорум” кысасында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары үз итеп өлгергән хәләл ярминкә узачак.

Аның үткәрү урыны – “Казан” агросәнәгать паркы. Чарада 100 дән артык компания, шул исәптән 9 чит ил һәм Россиянең 11 төбәгеннән вәкилләр катнашачак. Керү – ирекле”, – диде Талия Миңнуллина.

Хәләл ярминкәдә Төрекмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Судан, Төркия кебек чит илләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Эш вакыты – чәршәмбе-җомга көннәрендә – иртәнге 8:00 сәгатьтән кичке 19:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – иртәнге 9:00 сәгатьтән кичке 18:00 сәгатькә кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре