Интекмәү
Бүген шәһәрләрдә, авылларда хөкем сөргән хәләл яшәү рәвешеннән гаеп эзләргә тырышу тырнак астыннан кер эзләү булыр, мөгаен. 1990 нчы елларны искә төшерик. Яулык ябып Казан урамыннан барганда «монашка» дип яулыгымны тарттылар, ди Казанда яшәүче Илсөя Зарипова.
– Бүгенге хәләл яшәү рәвешен хәтта 2000 нче еллар белән дә чагыштыра торган түгел. КДУга укырга кергәндә сеңлемнең яулыктан йөргәнен күреп, төркемдәшләре пеләш дип уйлаган. Киемнәрне Төркиядән алып кайтып кидек. «Итегез хәләлме?» – дип сораганда, «әйе, әйе, дуңгыз ите түгел» дип җаваплыйлар иде. Хәзер ризык, кием генә түгел, белем алу, күңел ачу, спорт даирәсендә дә хәләл мохит тудырылган. Кызыбызны мөселман балалары өчен гимнастикага йөртәбез, озын, ябык киемнәрдән шөгыльләнәләр. Интегүләр үткәндә калды, – дип, бүгенге тормышыбызга шөкер итә Илсөя Зарипова.
Әйе, Казанда хәләл яшәү өчен барлык шартлар бар хәзер. Инде бу нигъмәткә шулкадәр ияләндек, шулай булырга тиеш кебек тоела башлады. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, эштәге ашханәләрдә ризыклар хәләл. Казан буенча хәләл кафелар, туклану урыннары бихисап. Рамазан аенда алардагы мохит аеруча сөендерә: ифтар вакыты җитүгә, азан яңгырый, өстәлдә – су һәм хөрмә җимеше. Рамазанда Казан тагын да нурлана, ди журналист Әдилә Борһанова.
– Балалар кечкенәдән шул мохитне күреп, тоеп үсә. Хәләл ризык сата торган махсус кибетләр күбәйде. Кием-салым, мөселман товарлары турында әйтмим дә – җаның теләгәне бар. Мәчетләрдә балалар һәм олылар өчен укулар көйләнгән, мәдрәсәләр эшли, аларга йөрергә җитешмәсәң, аерым остаздан дәресләр алырга мөмкин. Балалар өчен дини бәйге, марафон, квест, бәйрәмнәр оештырыла. Мондый шартлар мохит тудыра дип саныйм. Гыйлемле балалар мәктәпкә баргач, сыйныфташларына ураза, намаз турында сөйли. Аларны тыңлап торган дуслары артларыннан ияреп, ураза тота, мәктәптән соң якындагы мәчеткә намазга йөри. Бу – улыбызның көндәлек тормышыннан бер мисал, – дип сөенә Әдилә Борһанова.
Хәләл тормыш рәвешен авыл ничек күтәрә? Гореф-гадәтләргә ныграк ябышкан сала тормышының үзәге мәчетләр тирәсенә күчә.
– Мәчетебезнең мәдрәсәсе, ашханәсе бар. Мәчет яны төзелешләре барысы да авыл халкының тырышлыгы, акчасы ярдәмендә бара. Ислам нигезләрен маяк итеп алган гаиләләрнең артуы дигән сүз бит бу, – ди Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылы үзгәрешләре турында Камилә Әшрапова. – Ифтарларда һәр көн якынча 130–150 кеше ашатабыз. Киләсе елның ураза аена язылып, көннәрне алып куялар инде. 2006 елда ирем белән күченеп кайтканда мәчеттә бабайлардан башка кеше юк иде. Хәзер чагыштырып, сокланмый мөмкин түгел. Киемгә килгәндә, маркетплейслардан да алып була, Казанга да йөреп торабыз. Хәләл косметика табу проблема түгел, район үзәгендә дә, Чистайда да косметологлар бар. Хәләл яшәр өчен киртәләр юк, эш акчада гына. Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим, күңел ачу, төрле чаралар оештыру буенча да кытлык юк, тормыш кайный.
Ризык булсын
Мәркәзебез мөселман шәһәре дип саналмаса да, мохитен сизми мөмкин түгел. Туклану, киенү сферасына гына кагылмый бу. Кунакханәләрдә, хастаханәләрдә, ял йортларында мөселманнар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эшләр алып барыла. Кайда гына барсак та, хәтта заправкаларда да намаз уку урыннары бар. Кыйбла юнәлеше күрсәтелгән, номерларда Коръән китапларына кадәр каралган кунакханәләр бар. «Тайный Санта» уеннарын «Тайный Рамазан» алыштыра, мөселман бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Кулланучылар шуны тоеп куанса, бу мохитне тудыручыларга барыбер кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Аеруча туклану даирәсенә кагыла бу. Хәләл эшчәнлек башлаганда тиешле сертификат алып кына эш бетми. Эшләүчеләрнең психологиясен хәләлгә үзгәртергә кирәк, ди хәләл эшчәнлек алып баручы «ИТЛЕ КИТЧЕН» оешмасы генераль директоры Рәмис Әхмәдуллин.
– Хәләл бизнес шәригать таләпләре буенча ашамлыклар җитештерү, сату дигән сүз генә түгел, башка күп тармакларны берләштерә. Ризыкның үзен дә, логистиканы да, килешүләр төзүне дә, хезмәт мөнәсәбәтләрен дә, инвестицияләрне, финанс инструментлар куллануны, хезмәт хакы проектларын, маркетинг һәм башка юнәлешләрне санарга була. Бүген Татарстандагы законнар нигезендә республика җитәкчелеге тарафыннан хәләл эшчәнлек алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырылган. Хәл итәсе сораулар күп алай да. Сертификат алу, стандартларның күп булуы борчый, мәсәлән, – дип аңлатты Рәмис Әхмәдуллин. – Ризык җитештерүдә таләпләргә туры килгән чимал табу әле дә җиңелдән бирелми. Сертификатлары булса да, аларның дөреслеген тикшерергә туры килә. Кадрлар белән эшләү дә – зур эш. Тулысынча мөселманнардан торган коллектив булганда да җитәкчегә аларның белемен тикшерү, ул белемнәрнең дөрес кулланылуын һәм үтәлүен тәэмин итү кирәк. Еш кына коллективның шактый өлешен мөселман булмаган, булса да, белемнәре җитмәгән хезмәткәрләр тәшкил итә.
Хәләл рекордлар
Туклану өлкәсе Татарстан Мөселман диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетының да зур игътибарын һәм актив катнашуын таләп итә.
– Монда намуссыз маркировкалау яки кулланучыларга ялган мәгълүмат бирү проблемасы саклана. Еш кына продукция чын «хәләл» билгесе белән сатылмый, шулай ук сәүдә нокталары сертификаты булмаган килеш «хәләл» элмә такта урнаштыра. Икенче проблема – базарда бары тик коммерция файдасына гына йөз тоткан оешмалар бар, алар дини таләпләрне аңламыйча, «хәләл» сертификатлары бирәләр. Шуңа бәйле рәвештә яңа мөһим яңалыгыбыз бар. Хәзер комитет – Россиядә милли ГОСТка туры килә торган беренче һәм бердәнбер хәләл сертификацияләү органы. Росаккредитация узып, илебез тарихында беренче тапкыр аңа «хәләл сертификаты органы» статусы бирелде, – дип хәбәр итте Комитет җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников.
Шунысы сөендерә: бүген сертификат алырга азык-төлек, туклану тармагы гына омтылмый, төрле даирәдә эшли торган компанияләр мөрәҗәгать итә. Узган ел «хәләл» таныклыгын азык-төлек продукциясе, көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүчеләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, клининг компанияләре, шулай ук медицина хезмәте оешмалары алган һәм озайткан.
2025 елда Татарстан Мөселман диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты предприятиеләргә, оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 232 таныклык биргән. Бирелгән таныклыклар саны буенча рекордлы ел булган.
Бу күренеш бизнесның хәләл стандартлар белән кызыксынуын күрсәтә. Җитештерүчеләр дә югары сыйфат таләпләренә туры килергә омтыла. Финанслау, юридик сораулар, килешүләр төзү, аларны шәригать кануннарына туры китерү дә – аерым эш даирәсе. Шөкер, бүген партнерлык финанслары буенча экспериментлар алып барыла, үсеш бар, төрле инструментлар булдыру өстендә эшлиләр, дип киләчәккә өмет белән карый эшмәкәрләр. Республикада хәләл индустрияне үстерә торган ведомствоара эш төркеме булдырылган. Алар халыкара дәрәҗәдә алга китеш буенча да эш алып бара. Мисал буларак, «Муслим Френдли» (дустанә мөселманлык дип аңларга кирәк) ирекле сертификатлаштыруны атарга була. Россиядәге чынбарлыкны һәм халыкара стандартларны исәпкә алып эшләнгән беренче система ул, мөселманнар өчен уңайлы җәмәгать урыннарын тамгалый. «Муслим Френдли» таныклыгына кунакханәләр, матурлык салоннары, турфирмалар, автозаправка станцияләре, күчемсез милек агентлыклары, медицина үзәкләре ия була ала. Бу сертификатны Россиядә иң беренче булып «Туган авылым» комплексы алган.
Татарстандагы хәләл яшәү рәвеше соңгы ике ел эчендә дә зур адымнар белән алга китте, ди белгечләр. Шулай дәвам итсәк, рәсми рәвештә илнең хәләл башкаласы исеменә дә ерак калмас, мөгаен. Әлегә исә ислам дөньясының мәдәни башкаласы исеменә шөкер итеп торыйк. Монысы да –хәләллекне арттыруда бер адым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез