Йөз килолы чәкчәк, Оренбург җәймәсе һәм Дубайдан килгән җиде мең сумлык Коръән. Башкалада Kazan Halal Market халыкара ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсе тантаналы рәвештә ачылды. Ул 13-18 майда башкалада узучы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысасында эшләячәк. Илнең иң зур хәләл сәүдә ярминкәсендә азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка кирәк-ярак сатып алырга мөмкин. Быел биредә илнең 15 төбәгеннән, шулай ук, Әфганстан, Пакъстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Һиндстан, Иран кебек чит илләрдән 150дән артык компания хәләл продукция тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Kazan Halal Market» ярминкәсен ачу — «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында беренче рәсми чара.
«Бүген хәләл — ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштергән тулы бер тормыш фәлсәфәсе. Татарстан, ислам икътисадын үстерүдә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә», — дип ассызыклады республика Рәисе. Ул Россия Президентына һәм федераль Хөкүмәткә республикага күрсәткән ышанычлары һәм чараларны уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Өченче ел форум гомумфедераль әһәмияттәге чара булып тора. Анда катнашучылар саны бермә-бер арта.
«Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә үстерү мөһимлеген һәм кирәклеген чагылдыра», — диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе дөньякүләм хәләл продукция базарының үсүен билгеләп үтте. Татарстанда гына да 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә, 20гә якын компания үз продукциясен чит илләрдә сата. «Без ислам илләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча планлы эш алып барабыз. Әйтик, узган ел республика Мөселманнары диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет Фарсы култыгы илләренә продукция китерү өчен җитештерүчеләрне сертификацияләүгә аккредитация алды. Ышанам ки, бу Татарстан хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләребезне тирәнәйтәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикадагы хәләл ярминкәләрнең күркәм традиция булуын, анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте: «Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән төрле продукция тәкъдим ителә. Бу — Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базарына халыкара кызыксынуның ачык дәлиле».
Рөстәм Миңнеханов ярминкә белән дә танышты. Рәтләр арасыннан узып барганда ул чигүле сумкаларны күреп, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага әлеге матурлыкны сатып алырга да тәкъдим итте. Агентлык җитәкчесе дә ошатты булса кирәк, ул 7 мең сумлык шәмәхә төстәге сумканы сайлады. Ярминкә иртәдән үк гөрләде, кыскасы.
- Без ярминкәдә берничә елдан бирле катнашабыз. Егерме ел казчылык белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде Мөслим районыннан килгән фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хамадишин. - Хәләл продукциягә ихтыяҗ зур. Каклаган каз, каз мае алып килдек, казны турап та сатабыз. Ярминкәгә каз мамыгыннан мендәр дә алып килдек әле. Аерым мендәр җитештерү белән шөгыльләнмибез, каз мамыгын тапшырабыз гына. Зур чара булгач, әзер мендәрләр алып килдек. Арада егерме мең сумлык мендәр дә бар. Ул гел чиста мамыктан. Арзанраклары – 1,5 – 4 мең сум тора.
Рөстәм Миңнехановның игътибарын мәчет итеп ясалган чәкчәк тә җәлеп итте. Биеклеге ике метрга кадәр җиткән татлы ризыкның авырлыгы йөз килограмм, аны өч кеше бер ай дәвамында иҗат итте, дип сөйләделәр ярминкәдә.
Таҗикстаннан килгән Ансор Нәҗметдинов ярминкәнең оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. «Хәләл маркет бик яхшы оештырылган. Таҗикстаннан җимешләр, йөземнәр, чикләвекләр алып килдем. Вак җимеш, кара җимеш тә бар. Бәясенә килгәндә, кыйммәт түгел. Узган ел белән чагыштырганда, быел җимешләр очсызрак та әле. Чөнки бездә уңыш яхшы булды, Аллага шөкер. Кеше күп килә. Мондый ярминкәләр алга таба да булып торсын», - диде сатучы.
Ярминкәдә катнашучы Биектау эшкуары Илүзә Гәрәева әйтүенчә, бүген милли орнаментлы киемнәргә ихтыяҗ бик зур. «Үзегез дә сизәсездер, бүген халык милли орнаментлы әйберләргә бик нык тартыла. Бүген әлеге тематика бик актуаль. Кеше миллилеккә сусаган. Моны ярминкәдә сатып алучыларның күп булуы да раслый», - ди милли орнаментлы кием-салым җитештерүче. Эшкуар сүзләренә караганда, милли орнаментлы продукция арзан да тора алмый. «Аның мәшәкате һәм чыгымнары күбрәк», - диде ул. Мәсәлән, ярминкәдә милли орнаментлы футболка – 2,7 мең сум, милли орнаментлы баш киеме – 900 сум тора.
Казан эшкуары Дамир Хәйретдинов тармакка бәйле кыенлыклар турында да әйтте. «Без ярминкәләрдә даими катнашабыз. Казанда тегү цехыбыз һәм кибетебез бар. Ярминкәгә түбәтәйләр, чапаннар, чигүле жилетлар алып килдек. Милли киемнәребезне республикада яшәүчеләр дә, башкалага килгән кунаклар да күп сатып ала. Тегәргә өлгермибез, хәтта. Чөнки тегүчеләр җитми. Яшьләр тегү машинасы артына утырырга ашкынып тормый», - диде ул. Дамир Хәйретдинов әйтүенчә, бер түбәтәйнең бәясе 500 сумнан башлана. «Ташлар, сәйләннәр белән чигеп эшләнгәне 2-3 мең сумга җитә. Көненә уртача ике түбәтәй эшлибез: төшкә кадәр бер, төштән соң бер. Бик авыр, вак эш ул. Кул хезмәте дә күп», - ди ярминкәдә катнашучы.
Оренбург эшкуарлары ярминкәгә килүчеләрне җәймә белән кызыксындырды. «Без ярминкәгә Оренбургтан җәймә алып килдек. Бу ризык илкүләмендә иң яхшы ун хәләл ризык арасына керә. Җәймә безнең әбиләрдән калган ризык ул. Авыл каймагы һәм балдан ясала. Ярминкәгә килүчеләргә татып карарга да тәкъдим итәбез. Әле яңа гына ике ханым: «Телеңне йотарлык бит бу!» - дип мактап киттеләр», - дип сөйләде эшкуар Радик Асаев.
Республика җитәкчелегенә рәхмәт тә әйтте ул. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт. Читтә яшәүче татарларны бер мәйданга җыеп, безне очраштырдылар, продукциябезне тәкъдим итү мөмкинлеген тудырдылар. Ярминкәнең оештыру дәрәҗәсен югары бәлибез», - диде эшкуар.
Казахстаннан ярминкәгә чәкчәк алып килгәннәр. «Саммиттан соң, чәкчәк белән дан тоткан Татарстанга мондый ризык белән килергә курыкмадыгызмы?» - дип тә кызыксындык алардан. «Безнең чәкчәк үзгә, ул бал түгел, ә карамель ярдәмендә ясала. Сезнең мондый чәкчәкне ашап караганыгыз юк әле», - дип елмайды эшкуарлар. Дубайдан килгән шамаилләр һәм Коръән китаплары тирәсендә дә сатып алучылар күп иде. «Биредәтәкъдим ителгән иң кыйммәтле Коръән 7 мең сум тора», - диде гарәп оешмасы вәкиле Хәмиди Атикулла.
«Kazan Halal Market” 18 майга кадәр 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү — бушлай. Адресы: Казан ш., Аграр урамы, 2 нче йорт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез