Мин я җәяү йөрүче, я сәпидләргә, скутерларга утырып элдерүче курьерларга, бәрелеп үк китмәсәләр, әллә ни игътибар итми идем. Әмма күптән түгел аларның тормышы, эш-гамәлләре белән ныклап кызыксынырлык бер очракка тап булдым.
Дәү әни борчыла
Бер танышыма шалтыратып, оныкларының кайсы уку йортын сайлавы турында белешәсе иттем. Тегендә, монда дип фараз кылып яши башлаганнарына күптән инде. Билгеле бер фикергә килмәгәннәр иде әле. Сорашырга дип авызымны ачтым гына, танышымның тавышына борчылу өстәлде.
– И-и, безнең хәлләр. Еларсың да, көләрсең дә, билләһи. Улыбыз укуын дәвам иттерүдән бөтенләй баш тартты бит әле. Курьер булып урнашмакчы. Мин сезгә караганда күбрәк акча эшләячәкмен, хәзерге заманда шунысы кирәк аның, ди.
Телефон тубкасын куйгач, егетнең сүзләре чынбарлыкка туры киләме икән дип, төрле мәгълүматлар белән танышырга керештем.
Дөрес әйтә егетебез. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Казан курьерларның эш хакы иң югары булган биш шәһәр исемлегенә кергән. Бүген алар аена уртача 85 мең сум тирәсе акча эшлиләр. Бәйрәм көннәрендә исә керем шактый күтәрелә икән. Һәркем чамалый торгандыр, бу сумма, чыннан да кайбер дипломлы белгечләрнекеннән күпкә артыграк. Интернеттагы мәгълүматлардан күренгәнчә, экспертлар да шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Эш эзләү буенча Superjob сервисы курьерларның хезмәт хаклары соңгы бер ел эчендә 46 процентка артуны хәбәр итә. Югары белемле күп белгечләргә мондый үсеш турында хыялланырга гына кала. Әмма аңлашыла ки, бу очракта курьерларның эш сәгатен дә истән чыгармаска кирәк. Аларның кайберләре тәүлегенә 13–15 әр сәгать юлда, күбесе ял көннәре белән дә исәпләшми.
Белгеч фикер йөртә
Бу хәлләр турында моңа кадәр ишетмәгән булсалар, мөгаен арада: «Әллә курьер булып урнашыйкмы?» – диючеләр дә табылыр. Бер караганда, мондый хәл безнең өчен әллә ни яңалык та түгел кебек. Туксанынчы елларда булып алган иде моңа охшаш күченеш. Әмма ул вакытта белгечләр акча артыннан гына куып түгел, менә дигән эш урыннарын теге яки бу сәбәп белән ташларга мәҗбүр булдылар. Cәбәпләр күп иде: завод-фабрикалар юкка чыкты, фәнни эшләр бәяләнмәде, кыскасы, барысы да диярлек ябылды, югалды, җимерелде. Ә гаиләне ачтан екмаслык акча эшләргә кирәк иде. Әйтергә кирәк, ул вакытта да сынмаучылар, бернигә карамастан үз эшләрен дәвам иттерүчеләр булмады түгел. Дөньялар үзгәргәч, киткәннәре дә элеккеге эзләренә кайтырга тырыштылар. Хәзер исә вазгыять бөтенләй башка: тыныч кына сайлап алу мөмкинлеге бар.
Курьерлар белән башка һөнәр кешеләренең хезмәт хаклары арасында ни өчен шундый упкын барлыкка килә?
Социаль-гуманитар фәннәрнең фундаменталь проблемалары институты экспертлары бу вазгыятьне менә ничек аңлаталар.
– Беренчедән, – ди алар, – товарны өйгә китертү мәрәкәсе бүген зур үсеш алды. Бу аңлашыла да. Шундый заманда яшибез: ниндидер эш белән мәшгуль булган күпчелек кешенең кибеткә кереп йөрергә вакыты да калмый. Онлайн заказ биреп, азык-төлекне дә, даруны да, башка вак-төякләрне дә өйгә китертү бик җайлы бит. Шуңа күрә дә бу өлкәгә хезмәткәрләр искиткеч күп кирәк. Яшерен-батырын түгел, җилкәгә биштәр асып, товар ташу – бик авыр хезмәт. Күпләр моңа түзә алмый, тизрәк таю ягын карыйлар. Димәк, аларны тоткарлау, җитештерү эшенә зыян китермәү өчен, беренче чиратта хезмәт хакы белән кызыксындырырга кирәк булып чыга. Икенчедән, бу өлкәдәге бизнес-модель шулай оештырылган ки, артык чыгымнарны җитештерүче дә, курьерлар да түгел, ә кулланучы күтәрә. Шушы факт курьерларның хезмәт хакларын арттырырга да мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Яңа ел көннәрендә өйгә товар илтеп бирүнең бәясе 500–600 сумга җитә. Ә шул ук вакытта квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакы дәүләт тарифлары белән көйләнә.
Сүз дә юк, курьер булып күбрәк һөнәре булмаган кешеләр урнаша. Мигрантлар өчен бу бигрәк тә җайлы. Тәҗрибә дә кирәкми, максатларына ирешеп, акча да эшлиләр. Моннан тыш, үзең теләгән вакытта эшләү һәм берничә сервиста берьюлы эшли алу да кызыксындыра. Ни дисәң дә, төзелештә яки торак-коммуналь хезмәтләр системасында эшләү түгел инде.
Социологлар фикеренчә, мәктәп диварларыннан чыккан баланың бу һөнәрне сайлавы дөрес гамәл түгел. Ул вакытлыча акча эшләп алу өчен генә урынлы. Күпләр шулай эшлиләр дә.
– Яшьләр киләчәктә үзеңне, гаиләңне тәэмин итү өчен, карьера ясау өчен махсус һөнәр алырга кирәклеген аңласыннар иде, – ди бу җәһәттән институт экспертлары.
Белгечләр фикеренчә, киләчәктә курьер базарына роботлаштыру чик куяр дип уйланыла. Экспертлар бу хәлнең якындагы биш ел эчендә үк булу ихтималын әйтә.
– Компанияләр, кеше хезмәтеннән баш тартып, товарларны өйгә китереп бирү өчен пилотсыз транспорттан файдалануга бөтен көчләрен куячаклар. Бүгенге вазгыять – базарда барлыкка килгән дисбалансның вакытлыча күренеше генә. Ул нормага керсен өчен, ике юнәлешнең берсе тормышка ашарга мөмкин: беренчесе – якын киләчәктә курьерлар хезмәте автоматлаштырылачак, икенчесе – башка һөнәр ияләре хезмәт хакының артуын таләп итү сәбәпле, инфляция үсәчәк, курьерларны тәкъдим ителгән хезмәт хакы кызыксындырмаячак. Шулай булгач, иртәме-соңмы, бүген китереп бирү хезмәтенә гадәтләнгән кулланучыларга кибетләргә таба үзләренә тәпиләргә туры килмәгәе. Монысын, әлбәттә инде, киләчәк күрсәтер. Әлегә бүгенгесен күзәтик.
Курьер сөйли
Наил Казандагы югары йортларның берсендә укый, районнан килгән. Әти-әнисе әллә ни ярдәм итә алмый. Шуңа күрә үзенә эшләп табарга туры килә. Әйе, ул килешә: курьер хезмәте керемле. Әмма укуын ташларга һич кенә дә җыенмый, буш вакытларында гына эшли. Курьер хезмәтенең нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Без аның белән шул хакта сөйләштек.
– Студент өчен курьер булып эшләүнең иң җайлы ягы – сыгылмалы график, ягъни кайчан, күпме вакытка телисең, шунда чыга аласың. Хезмәт хакы белән, чыннан да, кыерсытмыйлар. Кайчагында заказ бирүчеләрдән дә тамгалый. Иш янына куш дигәндәй, анысы да ярап куя. Тагын бер уңай ягы: бу эшемдә мин күп кешеләр белән таныштым, Казанда йөрергә өйрәндем. Хәзер белмәгән, күрмәгән урыным юк.
Укыган вакытта көненә дүрт сәгатьтән артык эшли алмыйм. Вакытым шуңа гына җитә. Ә җәй көннәрендә унар сәгать тә йөргәнем бар. Ике ай эчендә автомәктәптә укырлык акча тупладым. Үз көнемне үзем күрәм: киенәм, ашыйм-эчәм, коммуналь хезмәтләргә түлим. Шуңа күрә эшне ташлау турында уйлаганым да юк. Җәяү дә йөрим, самокатта да җилдерәм. Билгеле бер территориядә генә түгел, ә бөтен Казан буйлап йөрим. Шулай булгач, аңлашыла инде, миңа шәһәрне белү бик мөһим. Навигатор эшләмәгәндә, йортлар арасында адашып йөргән чаклар да була. Андый вакытта, гафу үтенеп, клиентка шалтыратам, үзләре эзләп таба.
Яхшы яклары моның белән генә бетми әле. Мәсәлән, кайчакларда клиент теге яки бу сәбәп белән заказдан баш тарта, ул безгә кала. Бергәләп җыелабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Мондый хәлләр гадәттә кичке вакытка туры килә. Заказ бик авыр, күләмле булса, компания үз хисабына таксига заказ бирә. Шулай ук ашарга ташламадан файдаланабыз, эчемлекләрне бушлай бирәләр, велосипедларны ремонтларга ярдәм итәләр. Кайчагында шундый игелекле кешеләр очрап куя: хәтта үзләре янына өстәл янына да чакыралар. Әмма минем утырганым юк. Эш вакыты бит. Гадәттә, башка заказларны илтәсе була. Аннары тәртип бозып йөрисем дә килми. Дөрес, штраф салулары турында ишеткәнем юк, әмма сизеп алсалар, берничә сәгатькә яки бер тәүлеккә эшкә кертмәүләре бар. Шулай да заказ бирүчеләр белән берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, нинди генә хәл булмасын, эш бирүче ярдәменнән ташламый.
Бар да майлаган кебек кенә бармый, кыен хәлгә калган очраклар да була, әлбәттә. Берничә тапкыр заказчыларыма соңга калып бардым. Аның үзенә күрә сәбәпләре дә бар инде. Аңлатырга тырышкач, аңлыйлар, тавыш күтәреп йөрмиләр. Барыбер теләсә нинди вазгыятьтән чыгу юлларын эзләргә туры килә. Эшли торгач, мин шуны аңладым: иң мөһиме: ярсыган кеше янында үзеңне тыныч тотарга гына кирәк.
Сөйләгәндә әллә ни түгел кебек инде, әмма бу эш шундый ардыра. Кайчак туктыйсы да, хәлдән таеп, басып торган урында егыласы килә. Шуңа күрә сәламәтлек бик кирәк. Яшьләргә төп һөнәр итеп бу хезмәтне сайларга киңәш итмәс идем. Монда бар да вакытлыча кебек. Күңелдә канәгатьләнү хисе дә калмый, киләчәккә планнар да төзи алмыйсың. Бары тик акча эшли алу шатлыгы гына җылытып тора. Шулай булгач, кат-кат уйласыннар иде. Бер көн килеп, нишләдем мин, дип үкенерлек булмасын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез