Бүген - Халыкара театр көнендә «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасы уза. Традиция буенча, әлеге чарада һөнәренә күп еллар тугрылык күрсәткән актер бүләкләнде.
Быел «Тантана»ның иң әһәмиятле һәм затлы номинацияләрнең берсен – «Намус һәм тугрылык» премиясенә Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова лаек булды.
Аны зал аягүрә басып алкышлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез