Татарстан Рәисен сайлауга кадәр ун көннән дә әзрәк вакыт калды. Ул арада республикада участок сайлау комиссияләре эшли башлады инде. Районнарга сайлау бюллетеньнәре дә кайта. Һәркайсыбызның тавышы мөһим. Татарстан Рәисен сайлауда катнашу – республиканың киләчәген хәл итү дә әле. 14 сентябрь – Бердәм сайлау көне турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?
Сайлауда кемнәр катнаша?
Республикада яшәүчеләр Татарстан Рәисен сайлаячак. Бюллетеньдә дүрт кандидат бар.
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ («Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте)
Рөстәм Миңнеханов республиканы 2010 елдан бирле җитәкли. Бүген ул – Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә күренекле сәяси шәхесләрнең берсе. Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен, Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфрастурктура» юнәлеше буенча комиссиясен, шулай ук Илнең инновацияле төбәкләре ассоциациясе советын җитәкли. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросына керә. Бу аңа федераль структуралар һәм Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән турыдан-туры эшләү мөмкинлеген бирә.
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтында инженер белгечлеге алган, соңрак Мәскәү кооператив сәүдә институтының Казандагы филиалын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия.
Руслан ЙОСЫПОВ (ЛДПР)
Руслан Йосыповка 49 яшь. Белеме буенча инженер һәм юрист. Ул җитәкләгән транспорт компаниясе Казанда автобус маршрутларына хезмәт күрсәтә. Руслан Йосыпов – ЛДПРның Татарстандагы бүлеге координаторы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Сайлауда тәүге тапкыр гына катнашуы түгел: 2015 елда узган сайлауда 1 проценттан да кимрәк тавыш җыйды. Соңгы елларда үз позициясен шактый ныгытты.
Руслан Йосыпов инженерлык белемен Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында алган. Соңрак Икътисад, идарә һәм хокук институтында «юриспруденция» белгечлеге буенча укыган.
Хафиз МИРГАЛИМОВ (КПРФ)
Хафиз Миргалимов – сайлау кампаниясенең иң тәҗрибәле катнашучыларыннан берсе. 1954 елда ТАССРның Чирмешән районында туган. 1980 елда «Фәнни коммунизм укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Совет чорында Хафиз Миргалимов комсомол һәм партия структураларында эшләгән, Чаллыда КПССның район комитеты оештыру бүлеге инструкторы, бүлек мөдире булып торган. 2004 елда КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре итеп сайланган. 2005 елдан бирле даими рәвештә Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. КПРФның Үзәк комитетына керә.
Эшләү елларында Хафиз Миргалимов күп бүләкләр, шул исәптән «Казаның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Татарстанда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медаленә лаек булды.
Виталий СМИРНОВ («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»)
Виталий Смирнов 1950 елда Казанда туган. Белеме буенча – радиофизик. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Немец телен белә. Хезмәт юлын 1969 елда лаборант вазыйфасыннан башлаган, аннары экспедицияләрдә һәм сәнәгатьтә эшләгән, 1970 нче елларда техник һәм инженер, соңрак – «КазНИИтехфотопроект»та фәнни хезмәткәр булып хезмәт иткән. 1990 нчы елларда «СУВАР» оборона предприятиесенең маркетинг бүлеген җитәкләгән, 1997–2016 елларда – Казандагы «ТЕХНОЛОГИЯ» ҖЧҖ җитәкчесе.
Виталий Смирновның сәясәткә килүе «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» эшчәнлегенә бәйле. Ул – партиянең төбәк бүлеге рәисе.
14 сентябрьдә республикада Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узачак. Тавыш бирү өчен бастырылган сайлау бюллетеньнәрен Татарстан районнарына җибәрә башладылар инде. «Без бюллетеньнәрне махсус элемтә идарәсе аша җибәрәбез. 10 сентябрьгә кадәр алар башта – территориаль, аннары участок сайлау комиссияләренә китереләчәк. Берәмләп санагач һәм яраксызларыннан аралагач, сайлау бюллетеньнәре һәр участокка сайлаучылар саны буенча бүленәчәк», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Татарстан Рәисен сайлауда бюллетеньнәр – яшел, ә Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда алсу төстә булачак.
Үз сайлау участогыңны ничек эзләп табарга?
Сайлау көнне республикада 2752 сайлау участогы ачылачак. Алар иртәнге 7.00 дән кичке 8.00 гә кадәр эшләячәк. Сүз уңаеннан, участок сайлау комиссияләре эшли башлады инде. «Киләсе тавыш бирүгә әзерлек кысасында комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү буенча эшне башлады. Алар эшләгән чорда һәр кеше исемлек белән танышырга, кирәк булганда үзе турында мәгълүматны яңартырга мөмкин», – диде бу уңайдан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Якындагы сайлау участогы адресын Татарстан үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтыннан белергә мөмкин:
1) «Актуаль мәгълүмат» бүлегенә керергә;
2) «Цифрлы хезмәтләр» бүлекчәсенә басарга;
3) «Үз сайлау участогыңны эзләп табарга» аша эзләргә.
Моның өчен яшәгән адресны язу да җитә. Система якындагы сайлау участогын шунда ук табып бирәчәк. Теркәлү урыны буенча сайлау участогы адресын һәм номерын Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша эзләп табарга да мөмкин. Моның өчен төп биттәге «Сайлау» баннерына басарга кирәк.
Гамәлдәге «Мобиль сайлаучы» хезмәте исә теркәлү урыныннан читтә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Муниципаль сайлауларда гына «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге каралмаган. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак.
Сайлау көнне нәрсәләр булачак?
Бердәм тавыш бирү көнендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак. Ул 8 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Марафон барышында тамашачыларга Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иҗади кешеләр, иң яхшы гаиләләр һәм алдынгы проектлар турында сөйләячәкләр. Көн дәвамында ТНВ студиясенә 150 гә якын кунак килер дип көтелә.
Моннан тыш, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы алып баручылары туры эфирда сайлауда катнашучылар арасында уйнатылган 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен атаячак.
Әлеге зур бәйгедә Татарстанда яшәүче (теркәлгән булу да шарт) һәр гаилә катнаша ала. Моның өчен сайлау участогына барып тавыш бирергә һәм «Всей семьей на выборы» браслетын алырга кирәк. Шуннан соң участок янында гаилә белән фотога төшәсе һәм аны иртәнге 7.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр социаль челтәргә («ВКонтакте») урнаштырасы гына кала. Постта #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары (икесе дә) булырга тиеш. Фотобәйгедә катнашу өчен «ВКонтакте»дагы сәхифәнең ачык булуы да шарт.
*Фотобәйге лотерея һәм реклама түгел, анда катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
Узган ел әлеге бәйгедә катнашып, бәхет елмайган кешеләрнең хәлен белештек.
Флүдә Гардисламова (Актаныш районының Яңа Кормаш авылы):
– Сайлауга барырга җыенабыз инде. Ул бит – безнең өчен үзе бер бәйрәм. 2024 елның 17 мартында Россия Президентын сайларга барганда, бер дә машина отармын төсле түгел иде. Ул чакта кызык өчен генә фотоны социаль челтәргә куйдык. Ә бәхет елмайды. Машина безнең йортка күп сөенеч китерде. Элек аралашып, инде соңгы елларда элемтәләребез өзелгән дусларыбыз белән табыштык. Откан машинада ирем йөри. Сайлауга бару кешене бәхетле дә итә ала.
Лилия Зәйнуллина (Апас):
– Сайлау участогында фотога төшкәндә, берәр Айфон чыкмасмы, дип кенә уйлаган идем. Әле ул көнне машина да уйнатыласын бөтенләй онытканбыз. Мунчадан чыккач, телефонга карасам, кем генә шалтыратмаган! Быел сайлауга барабыз, әмма бүләк уйнатуда катнашмаска булдык. Бәхет башкаларга да елмайсын.
Эльвина Митрофанова (Казан):
– Бик теләсәм дә, быел сайлауга бара алмыйм. Сәламәтлегем какшап китте. Әмма үз тавышымны барыбер бирәчәкмен. Бәйгедә дә катнашмаска булдым. Үземә дигән бүләкне алдым бит инде. Машинага килгәндә, игелеген күрәбез. Искесенә уналты ел булган иде инде. Алыштырырга кирәк дип йөргәндә, бәхет елмайды бит. Быелгы машиналарның мохтаҗ кешеләргә эләгүен телим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез