Газетага язылу

Халык артисты вафат булган

СССР халык артисты, Россия Армиясенең Үзәк академиясе театры актрисасы Людмила Чурсина 84 яшендә вафат булган.

Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә. Людмила Чурсина 1941 елның 20 июлендә туган. Щукин исемендәге театр училищесын тәмамлаган. 1984 елдан бирле – 40 елдан артыграк Армия театрында хезмәт куйган. Актриса 1961 елда Лев Кулиджановның “Когда деревья были большими” фильмында тәүге тапкыр кинога төшкән.

Биредә ул Юрий Никулин, Василий Шукшин, Леонид Куравлев белән уйнаган. “Донская повесть”, “Угрюм-река”, “Адъютант его превосходительства”, “Щит и меч” фильмнарындагы рольләре аңа халыкта зур танылу китергән. Актриса шулай ук “Закрытая школа”, “Маргоша”, “Интерны”, “Чужая кровь” кебек телесериалларда рольләр башкарган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре