Газетага язылу

Халык синоптигы: «Тараканнар чыкмыйча һәм пәрәвезләр очмыйча әбиләр чуагы башланмый»

Әбиләр чуагы булды да беттеме? Бүген мәктәп, бәрәңге казу мәшәкатьләреннән арынган арада халыкны әнә шул сорау борчый. Сентябрьнең беренче көннәрендә елмаеп караган кояш озак тормады. Хәзер урамда – яңгыр, өстә – җылы куртка, кулда – кулчатыр. Быелгы көздән нәрсә көтәргә?

Халык синоптигы: «Тараканнар чыкмыйча һәм пәрәвезләр очмыйча әбиләр чуагы башланмый»
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Һава торышының кәефе августта ук бозылды. Җәйнең соңгы аенда салкыннар да булды, яшенле яңгырлары да. Шуңа күрә авыл халкы: «Быел бәрәңге череп бетмәсме?» – дип тә хафага төште. Республиканың күпчелек районнарында августның беренче яртысында норманың – 125–150 проценты, ә августның икенче яртысында 135–242 проценты кадәр яңгыр яуды. Явым-төшемнәр Чистай, Тәтеш, Арча кебек районнарда урып-җыю эшенә комачау итте. Августның соңгы көннәрендә исә кырау төште. Җәйне әнә шулай өйдә мич кабызып озаттык.

Мондый августтан соң сентябрьдән ни көтәргә дә белмәссең. Көзнең беренче көннәре сөендерде үзе: күк аязды, көннәр җылытып җибәрде. Әбиләр чуагы иртәләгән, диючеләр дә булды. КФУның метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, әбиләр чуагы салкын яңгырлы һава торышыннан соң килә. «Җәйнең кире әйләнеп кайтуы берничә көннән алып, сирәк очракларда атналап, айлап дәвам итә. Безнең төбәктә, гадәттә, әбиләр чуагы сентябрь уртасында башлана. Аның иртәрәк – ай башында, соңрак – сентябрь азагы – октябрь башында булган очраклары да бар», – дигән ул.

Сентябрьнең икенче атнасы кабат яңгырлар алып килде. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, бу көннәрдә республикада явым-төшемнәр, урыны белән көчле җил көтелә. Көннәр пәнҗешәмбедән рәтләнә башлаячак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Әйтүләренә караганда, яңгырлар акрынлап туктаячак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +16...+21, төнлә +5...+10 градус күрсәтәчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә антициклон йогынтысында явым-төшемнәр көтелми. Көннәр дә җылытачак.

Казан дәүләт аграр университеты доценты Айсылу Мостафина әйтүенчә, һава торышының кискен алышынуы, шул исәптән августта да, һава массаларының йөрешенә бәйле.

– Һава торышы тиз үзгәрүчән. Әмма көз көне һава массаларының шулай кискен алышынуы – безнең киңлекләргә хас күренеш. Хәзерге вакытта көчле яңгырлар явуның сәбәбе циклон һәм ул циклонның ике антициклон уртасында булуы. Ягъни ул хәзер Урал таулары буенча төньякка таба юл тота. Шуңа күрә үз көчен Идел буенда, аерым алганда, Мәскәүдә күрсәтте. Безгә дә килде. Бу көннәрдә шактый явым-төшемнәр көтелә. Уртача айлык норманың яртысы кадәр дә яңгыр яварга мөмкин. Сентябрьдә исә әлеге күрсәткеч 50 миллиметр тәшкил итә, – ди ул.

Айсылу Мостафина сүзләренә караганда, сентябрьнең алдагы көннәре дә көйсезрәк булачак. «Сентябрьдә уртача айлык һава температурасы 12,3 градус тәшкил итә. Сентябрь башында ул – 15 градуслар тирәсе, ай ахырында – якынча 10 градус. Бу көннәрдә һава температурасы нормага сыешлы, аннары нормадан югары көтелә. Чөнки без антициклон йогынтысында булачакбыз. Тик фаразларга караганда, антициклон озак тоткарланмаячак. Безгә аның бер өлеше генә эләгәчәк. Антициклоннан соң тагын циклоннар сериясе күренә. Алар безгә кабат салкынча һава торышы алып килергә мөмкин», – ди белгеч.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров әйтүенчә, әбиләр чуагына иртәрәк әле.

– Ул октябрьдә генә булачак. Көзгә кергәч бераз җылытса, әбиләр чуагы дияргә тотыналар. Тик бу алай түгел. Әбиләр чуагы вакытында һавада пәрәвезләр очып йөри. Тирес тараканнары чыгара аны. Менә шул тараканнар чыкмыйча, пәрәвез очмый, әбиләр чуагы да башланмый. Ул атна-ун көн дәвам итәргә мөмкин, – ди Рәис абый.

Халык синоптигы сүзләренә караганда, сентябрь көткәнчә килмәгән. «Сынамышлар буенча сентябрьдә бу кадәр яңгыр яварга тиеш түгел иде. Явым-төшемнәр сентябрьнең уннарыннан соң туктаячак, дип уйлыйм. Аннары көннәр аязыр да калган ашлыкны сугып бетерерләр. Без әле бәрәңгене дә алмаган. Аны 15–20 сентябрьләрдә алырбыз дип торабыз. Сабаклары ямь-яшел утыра. Быел яңгырлы ел булды, шуңа күрә алгач та, бәрәңгене карап торырга кирәк. Аны базга иртә төшерергә ярамый. Черисе коры абзарда череп бетсен. Гомумән дә, иртә алган бәрәңге тәмле булмый ул. Аны җир салкынайткач кына аласы. Бу яңгырлар калган культуралар өчен дә файдага түгел. Ашлыкның сыйфаты начарая. Алга таба фуражга гына ярый торган булачак ул, чөнки каралды инде», – ди Рәис Шәкүров.

Халык синоптигыннан интернетта көзге җимеш агачлары, куакларның чәчәк аткан фотоларын күпләп куючылар турында да кызыксындык. Табигать саташуымы бу? «Гаҗәпләнмәгез, ел саен була торган хәл ул. Җирдә дым күп. Шуңа күрә арада иртә өлгерә торган бөреләр бүртеп, чәчәк ата. Кешеләр дә төрле бит. Кайберәүләр 18 дә үк өйләнә, икенчеләр 60 та да гаилә кора алмый. Табигать төрле, шул гына», – ди табигатьне күзәтүче.

Сентябрьгә халык сынамышлары

– Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

– Сентябрь салкын булса, кар тизрәк эреп, яз иртәрәк килә.

– Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.

– Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.

– Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса, соң килер.

– Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре