Газетага язылу

Күркә булып күренә: шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларны исәпкә алу төгәлләнде

Билгеле булганча, 2021 елдан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да аграр тармакны цифрлаштыра башладылар. Бу барлык авыл хуҗалыгы хайваннарының уникаль идентификация саны булырга тиешлеген аңлата. Бердәм базаны булдыру эше этаплап алып барылды һәм быелның сентябренә шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларны исәпкә алу төгәлләнде.

Күркә булып күренә: шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларны исәпкә алу төгәлләнде

Искә төшереп узыйк. Иң элек фермалардагы мөгезле эре һәм вак терлекләрне, атларны һәм дуңгызларны, кошларны исәпкә алдылар. Аннан соң шәхси хуҗалыклардагы малларны барладылар. Узган елның 1 сентябренә кадәр – умарталарны, ә быелның 1 сентябренә кадәр шәхси хуҗалыклардагы бер төрдәге ун баштан күбрәк булган кошларны (тавык, үрдәк һәм каз) исәпкә алып бетерделәр. Ә инде аннан да азрак кош-корт тотучыларныкын һәм куяннарны 2029 елга кадәр теркәргә рөхсәт ителде.

– Терлекләрне исәпкә алуның төп максаты – республикага документсыз, шикле терлекләрне керттермәү. Чөнки күрше-тирә республикада хайваннар арасында бик тиз йога торган куркыныч авырулар бар. Икенчедән – һәр терлек турында мәгълүматлар базасын булдыру. Бу ветеринарларның да эшен җиңеләйтә, хуҗаларга да уңайлы булачак. Моннан тыш, биркалары булган терлекләрне генә сатарга һәм сатып алырга рөхсәт ителә, – дип аңлаталар Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белгечләре.

Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада быелның августына «Хорриот» системасында 20 млн баш кош теркәлгән. Болар – беренче чиратта күптәннән исәп алып бара торган авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Хәзер инде шәхси хуҗалыкларга чират җитте. Республиканың Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстан – терлекчелек белән шөгыльләнә торган республика, һәм монда кошчылык тармагына һәрвакыт зур игътибар бирелде.

– Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр озак еллар кош гриппын йоктыру куркынычы шартларында эшли. 2017 елда Лаеш кошчылык фабрикасында 528 мең баш кошны юк итәргә туры килгәне исегездәме? Ә без бик яхшы хәтерлибез. Кош гриппы белән зарарлану очрагы билгеле булган икән, һәр минут исәптә – кайсы хуҗалыкларның куркыныч зонасында булуын һәм аларда ничә кош барлыгын тиз арада ачыкларга кирәк. «Хорриот» системасында исәп алып бару – һәр чебине контрольдә тоту һәм ишегалдындагы тавыкларны санап йөрү түгел. Бу – күзәтү коралы, хуҗа кеше өчен саклану: якында гына йогышлы авыру тарала икән, кайсы шәхси хуҗалыкның куркыныч астында икәнен тиз ачыклый һәм тиешле чаралар күрә алабыз, – ди ул.

Ә менә икътисад фәннәре докторы Леонид Холод «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә бу эшләрнең шәхси хуҗалыкларга өстәмә мәшәкать тудыруын билгеләп үткән.

– Эре хуҗалыклар өчен бу бернинди дә авырлык тудырмады. Анда ветеринарлар болай да учет алып бара. Ә менә шәхси хуҗалыклар өчен бу – чыннан да яңа эш. Кагыйдә буенча, инкубатордан чыккан чебине 7 көн эчендә исәпкә алырга кирәк. Ул үлсә, суелса, шулай ук мәгълүмат теркәлергә тиеш. Хуҗа кеше ветеринария хезмәтенә бөтен үзгәрешләрне хәбәр итеп барырга тиеш, – дигән ул.

Габделхак Мотыйгуллин да тавыкларны исәпкә ала башлагач, халык арасында төрле имеш-мимешләр таралуын инкарь итмәде. Ләкин алар дөреслеккә туры килми, һәм кайберләре хәтта көлке булып тоела, ди ул.

– Шунысына басым ясап әйтәм: кошларны беркая да алып барырга кирәкми. Моның өчен районның ветеринария берләшмәсенә генә хәбәр итәргә кирәк. Белгеч үзе килеп учет ала. Әлеге эшләр бушлай башкарыла, һәр кошны да маркировкалау таләп ителми – кош абзарында элмә такта урнаштыру да җитә, – дип аңлатты җитәкче.

Балтач районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов әйтүенчә, районда төп эшләр узган ел ук төгәлләнгән һәм халык арасында бернинди дә аңлашылмаучанлыклар тудырмаган.

– Кемдә күпме тавык, кош-корт барлыгын җирлек башлыкларыннан алдык. Мәгълүматлар халыкның субсидия алган вакытында да теркәлеп барылды. Моннан тыш, рәсми кошчылык фабрикаларындагы мәгълүматлар шунда ук исәпкә алынды. Болар барысы да бушлай эшләнде, шуңа күрә халык аны сизми дә калды, проблемалар да булмады. Тавык, каз, үрдәк – билгеле бер вакытта гына асрала торган кош-корт. Шуңа күрә әлеге саннар бик еш үзгәреп тора, – ди берләшмә җитәкчесе.

Ә менә күпләп кош-корт асраучы Буа районының Ташкичү авылы халкы арасында үзгәрешләр шактый сораулар тудырган.

– Бу галәмәтләр август ахырында булып алды. Авылдашлар шау-гөр килешеп алды. «Инде хәзер тавык чутларга тотынганнармыни?», «Аны нигә сорыйлар икән?», «Алга таба каз асрап булыр микән?» дигән сораулар булды, – ди Салих Әхмәдуллин. 

Моның ише сүзләр Мәскәүгә үк барып ирешкән. Узган атнада әлеге мәсьәләгә Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да игътибар итте. «Парламентская газета» хәбәр итүенчә, ул документны үзгәртергә яки аның кайбер нигезләмәләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән. Вячеслав Володин фикеренчә, шәхси хуҗалыклар үсеше өчен шартлар тудырырга, санитар иминлек һәм контроль мәсьәләләрен авыл халкы, депутатлар, экспертлар белән алдан ук килешеп эшләргә кирәк. «Шуннан соң гына мондый карарларның кирәкме-юкмы икәнен хәл итәргә кирәк. Бу турыда бигрәк тә Авыл хуҗалыгы һәм Икътисадый үсеш министрлыклары уйларга тиеш иде. Аларның бурычы халык турында кайгырту, ә аларга проблема тудыру түгел», – дигән ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре