Газетага язылу

Күктән төшми: дәүләттән ярдәм чаралары артырга мөмкин

Дәүләттән ярдәм чаралары артырга мөмкин. Коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнар өчен субсидияне автомат рәвештә билгеләргә тәкъдим иттеләр. Кесә калынаермы?

Күктән төшми: дәүләттән ярдәм чаралары артырга мөмкин

Бүген илдә яшәүче миллионлаган кеше коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен субсидия буларак кире кайтару хокукына ия. Тик бер күч документ җыю, ярты ел саен дәүләт ярдәменә хокукыңны раслату кебек мәшәкатьләр бик күпләрне: «Тынычлыгым мең өлеш артык», – дип субсидия рәсмиләштерүдән туктатып кала.

Узган атнада Владивостокта узган Көнчыгыш икътисадый форумында утка, суга киткән чыгымнар өчен субсидияне автомат рәвештә билгели башларга тәкъдим иттеләр. Яңалыкның асылы – дәүләт бернинди «кәгазь боткасы»ннан башка гына, ведомствоара мәгълүмат алмашу нигезендә ярдәм тиешле кешеләрне ачыклаячак һәм аларга акча күчерәчәк. Бу – Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турындагы боерыгына туры килә, дип тә искәрткәннәр форум кысасында коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә багышланган сөйләшүдә.

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Шунысы да бар: әлеге күрсәткеч төбәкләргә карап аерыла. Федераль таләпләр нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарның иң югары чиге 22 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән. Ягъни ул әнә шул чиктән узып китә алмый. Төбәкләр исә аны үзләре кимрәк итеп билгеләргә мөмкин. Мәсәлән, Мәскәү халкы өчен ул – 10 процент, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә 14 процент тәшкил итә.

Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә, Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала.

Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә – 17 квадрат метр, бер түбә астында дүрт кеше яшәсә, 14 квадрат метр тәшкил итә. Коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

«Бүген субсидия төбәктәге уртача күрсәткечләрдән чыгып билгеләнә. Алар исә чынбарлыктагы чыгымнардан аерылырга мөмкин. Субсидияне автомат рәвештә билгеләү тәртибе тәгаен түләү кәгазендәге сумманы исәпкә алачак», – дигән ТКХ өлкәсендә эшли торган предприятиеләр берлеге җитәкчесе Марк Геллер. Яңалыкны тәкъдим итүчеләр берьюлы берничә куянның койрыгын тотмакчы. Беренчедән, өсте өстенә кәгазь җыюның кирәге калмый. Димәк, әлеге документларны кабул итүчеләрнең дә кулы азмы-күпме бушаячак. Икенчедән, адреслы ярдәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясамаучыларның санын киметәчәк, дип өметләнәләр.

Җәй азагында РИА Новости белгечләре исәпләп чыгарганча, илдә яшәүче гаиләләр коммуналь хезмәтләргә һәм ягулыкка (торакны яктырту һәм җылытуга киткән акча) уртача 6713 сум акча тота. Бу – урта хәлле гаилә чыгымнарының 9,3 проценты дигән сүз. Иң күп түләүчеләр – Мурманск, Новгород һәм Магадан өлкәләрендә, ә азрак чыгымнар белән котылучылар – Дагыстанда, Әстерхан өлкәсендә, Ингушетиядә яши. Татарстан – исемлекнең ундүртенче баскычында. Республикада яшәүче урта хәлле гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен ай саен уртача 5258 сум акча түли (7,6 процент).

Бәйсез финанс киңәшче Азат Закиров фикеренчә, ярдәмнең артыгы юк.

– Сер түгел, бүген күпчелек эшләп тапкан акчасын нигездә ашау-эчүгә һәм коммуналь чыгымнарга тота. Андыйлар арасында документ җыюдан, субсидия билгеләнү тәртибенең шартларын аңламаудан, хәтта белгечләр кире борудан куркучылар шактый. «Безгә булмый ла ул», – дип кул гына селтиләр. Шуңа күрә автомат рәвештә билгеләнә торган дәүләт ярдәме гаиләнең финанс йөген сизелерлек киметергә мөмкин, – ди белгеч.

Сан

2025 елда Татарстанда яшәүче 48 293 гаилә ТКХ өчен түләгәндә субсидия алган. Түләүнең уртача күләме 1452 сум тәшкил иткән.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре