Алтын безгә дә эләкте! Казандагы 2 нче лицей укучысы Альберт Семенов белән 19 нчы гимназиядә белем алучы Рәшит Фәсхетдинов Бразилиядә химия буенча узган халыкара Менделеев олимпиадасыннан җиңү белән кайтты. Алар икесе дә 11 нче сыйныфта белем ала. Акыллы башлар бу уңышка ничек ирешкән?
Чемпион егетләрне Казан аэропортында аларның әти-әниләре, укытучылары белән бергә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да каршы алды. Министр, егетләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, әти-әниләренә рәхмәт әйтте. «Җиңел булмады. Әмма без бар биремнәрне дә төгәл эшләдек. Алтынга өметләнмәгән идем. Күп дигәндә, көмеш яки бронзага. Беренче урын алуыбыз көтелмәгән сөенеч булды», – диде Рәшит Фәсхетдинов.
Чемпион егетләрне бәйгегә укытучылары – 19 нчы гимназиядән Наилә Зыятдинова, 2 нче лицей-интернаттан Ринат Җиһаншин һәм химия буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Булат Курамшин әзерләде. Булат үзе дә дистә ел элек мәктәптә укыганда әлеге олимпиадада җиңү яулаган иде. Ул вакытта ук химия-физика буенча галим буласы килүен әйткән иде. Теләгенә иреште. Хәзерге вакытта КФУда студентларга белем бирә, яшьләрне олимпиадага әзерли. Шулай ук Мәскәү, «Сириус» мәктәпләрендә онлайн дәресләр бирә.
– Менделеев олимпиадасы халыкара химия олимпиадасына охшаган, әмма аннан катлаулырак, – ди Булат Курамшин. – Мин алты ел инде шәһәр күләмендә химиядән түгәрәк алып барам. Бу җиңү – укучылар һәм укытучыларның уртак уңышы.
– Мәктәпләрдә химия дәресләре җитәме? – дип тә кызыксындык аннан.
– Олимпиадага әзерләүче тренер буларак, мине бу мәсьәлә алай ук борчымый. Мәктәптә бер сәгатькә артса да, химия буенча гомуми хәл артык үзгәрмәячәк. Химия белән кызыксынучыларга гына кызык булачак ул. Мәктәптә дәресләр аз икәнне ишеткән бар. Әмма моны ничек үзгәртәсен белмим. Хәзер мәктәпләрдә аерым фәннәргә игътибар бирү модага әйләнеп бара. Әйтик, кайберләрендә химия тирәнтен өйрәтелсә, шул ук вакытта 10–11 сыйныфта бөтенләй укытылмаганнары да бар. Шунысы кызык: олимпиада җиңүчеләре ниндидер химия мәктәпләрендә барлыкка килми. Яхшы укытучы, математика-физикадан әйбәт базасы булган мәктәпләрдә үсә алар.
Альберт һәм Рәшит белән дә аралашырга иде исәп. Әмма тренер: «Юлда да, журналистлар сорауларыннан да арыдылар, ял итәләр», – диде. Алар икесе дә шәһәр күләмендәге түгәрәктә 8–9 сыйныфта ук шөгыльләнә башлаган. Альберт 8 нче сыйныфта юниорлар арасында халыкара олимпиадада җиңсә, Рәшитнең табигый фәннәр буенча ярышта беренче җиңүе.
– Егетләр белән тиз дуслаштык. Алар икесе дә бик акыллы, барысын да тиз отып алалар, дәрес калдырмыйлар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапмыйча калмыйлар. Әти-әниләре дә булыша. Монысы да мөһим, – ди Булат Курамшин.
Гадәттә, андый акыллы башлар читкә китү ягын карый. Быел мәктәпне тәмамлаучы әлеге егетләрнең планнары ниндирәк икән? Анысын да беләсе килде.
– Үзем КФУда химфакта укыткач, бездә калуларына шат булыр идем. Әмма читтәге вузны сайласалар да, аңларга була. Хәзер мөмкинлекләр күп. Әле имтихан бирәсе, югары уку йортларына документлар тапшырасы бар. Бу вакыт эчендә дә фикерләре үзгәрергә мөмкин, – ди Булат Курамшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез