Газетага язылу

Халыкара суд британ җинаятьчеләрен яклый

Глобаль кризис үз адымнарын дәвам итә. Биткоин һәм башка криптовалюталар янә түбәнгә түнтәрелешне башлады.

Американың казначылык облигацияләреннән чит дәүләтләр котылырга тырыша. Аларны үз кулында тоту буенча беренчелекне бирмәгән Кытай соңгы елларда ашыгыч рәвештә күпләп сатты. Чиннарның чит ил активларының гомуми күләмендә АКШның бурыч кәгазьләре 7,6 процентка кадәр кимеде. Икенче урынны тоткан японнар да облигацияләрдән котылырга тырыша. Бары тик Бөекбритания генә Америка бурычын финанслауны 4 тапкыр арттырган.

Европа дәүләтләренең финанс хәле начарая. Германиянең көндәлек таблоид газетасы Bild илнең күпчелек шәһәрләренең, акча юклыктан, Яңа ел бәйрәме иллюминациясеннән баш тартуларын хәбәр итә. Илон Маск социаль челтәрләрдә Бөтендөнья сугышын анонслый: «Сугыш котылгысыз» дип яза.

Көнбатыш дөньясының зур сугышка әзерләнүе кризисның моңарчы күрелмәгән масштабка үсүенә бәйле. Финанс түнтәрелешен туктатып булмый инде. Көнбатыш демократияләренең гуманлы булулары, кешелеклелек үрнәген гәүдәләндерүләре турындагы мифларны онытырга туры киләчәк. Европалылар беркайчан да нечкә күңелле булулары белән аерылып тормады. Әле ноябрьнең икенче ункөнлеге тәмамланганда гына дөнья матбугатында 1992–1996 елларда Югославиядәге сугыш вакытында европалы байларның күңел ачу өчен Сараево шәһәре янындагы калкулыкларга килеп урнашып, тыныч халыкны атып үтерү белән мавыкканнары, «ял көне снайперлары» булып, «кеше аулау» белән шөгыльләнгәннәре, шундый «бәйрәм» өчен зур акча түләүләре хакында җан өшеткеч мәгълүмат таралды. Бу – фейк түгел, рәсми расланган хәбәр.

Британ солдатларының Әфганстандагы җинаятьләре мәгълүмат кырына соңгы көннәрдә генә саркып чыкты. Special Air Service (Бөекбританиянең зур махсус көчләре) тыныч кына ятакта йоклап яткан парларны атып үтергәннәр, аларның кечкенә балаларын каты яралаганнар, москит челтәре астына качкан хатын-кызлар төркемен юк иткәннәр, җәзалап үтерү өчен тыныч халыктан әсирләр алып киткәннәр, үтерелгән тыныч халык вәкилләре янына корал ташлаганнар һәм бу җинаятьләр еллар буе дәвам иткән. Халыкара җинаятьләр суды үзенең баш прокуроры бу җинаятьләрнең бик күп дәлилләрен тапса да, британ командирларын һәм солдатларын суд тәртибендә эзәрлекләүдән баш тартты. Көнбатыш демократиясе турында сөйләгәндә, аның чын йөзе яшерелгән булуын онытырга ярамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре