Монда сүз әдәби кичәләр, концертлар, күргәзмәләр, интерактив уеннар һәм спектакльләр турында бара.
Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде. «Туган тел көненә багышланган чараларны ай дәвамында үткәрәбез. Мисал өчен бүген «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» балалар театр студиясенең «Елантау» спектаклен күрсәтәләр. Әлеге шәһәр проектының төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Шундый зур вакыйгаларның тагын берсе – «Гәүһәр» балалар фестивале. Ул 12 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Фестиваль зур проектның нәтиҗәсе булды, аның кысасында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында профессиональ педагоглар татар телендә хореография, ораторлык осталыгы, курчак театры, вокал һәм халык музыка коралларында уйнау дәресләре үткәрәләр. Быел проектта 1300 дән артык бала катнашты, ә сәхнәдә 500 дән артык бала чыгыш ясады», – диде Абзалов.
Айлык кысасында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1 меңләп чара планлаштырылган: галимнәр һәм күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар, конференцияләр һәм олимпиадалар, конкурслар һәм фестивальләр.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Казанның барлык мәктәпләре 2 февральдән 20 февральгә кадәр уза торган «Туган тел укытучым» федераль акциясендә дә актив катнаша. Акция шәхси тарихларны, истәлекләрне һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен берләштерә. Катнашучылар «ВКонтакте»да #Мойучительродногоязыка2026 хештегы белән шигъри котлаулар, видеомөрәҗәгатьләр, фотоэшләр урнаштыра ала.
Шулай ук Халыкара туган тел көне уңаеннан Казан шәһәренең яшьләр сәясәте учреждениеләре дә чаралар үткәрергә әзерләнә. Югары һәм урта махсус уку йортларында 200 гә якын чара планлаштырылган.
Абзалов билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанда 115 тән артык милләт вәкиле яши. Шуңа күрә дә шәһәрдә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау буенча зур эш җәелдерелгән. Бу эшкә Дәүләт, республика, муниципаль учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп ителгән. Әйдәп бара торган учреждениеләрнең берсе – ТР Халыклар дуслыгы йорты. Аның каршында милли-мәдәни автономияләр һәм Россиядә балаларның туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге булган бердәнбер муниципаль күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Анда 560 бала укый һәм 23 бүлек эшли.
– Ял көннәрендә, 21 һәм 22 февральдә, билгеләп үтеләчәк Май чабу бәйрәмен дә онытырга ярамый. Бәйрәм чаралары шәһәрнең 17 мәйданчыгында узачак, – диде Азат Абзалов.
Бәйрәм уңаеннан төп чаралар шимбә көнне «Черек күл» паркында булачак. Казан халкы һәм кунаклары өчен бай программа һәм бәйрәм сыйлары әзерләнә. Россия халыклары бердәмлеге елында бәйрәм күпмилләтле булачак. Анда славян, чуаш, удмурт, мордва, мари һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар коллективлары катнаша.
Моннан тыш, шәһәр халкы өчен «Крылья Советов», «Калейдоскоп» паркларында, Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык урамындагы скверда, «Салават Күпере» торак комплексындагы паркта һәм башка мәйданчыкларда бәйрәм чаралары оештырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез